Татарстанда коронавирус йоктыруның 63 яңа очрагы ачыкланган
Көн темасы

Татарстанда коронавирус йоктыруның 63 яңа очрагы ачыкланган

14 кеше дәваханәгә салынган, 49ы җиңел яки симптомсыз формада өйдә дәвалана.

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 белән зарарлануның 63 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә, ди «Татар-информ».

14 кеше дәваханәгә салынган, 49ы җиңел яки симптомсыз формада өйдә дәвалана. Бер очрак читтә йоктырылган, калганнары башка авырулар белән якыннан аралашканнан соң эләктерелгән. 

Яңа инфекция йоктыручылар күбрәк Казанда теркәлгән - 42. Чаллыда – 8, Түбән Кама районында – 3, Әтнә, Тукай районнарында – икешәр, Арча, Буа, Алабуга, Яшел Үзән, Яңа Чишмә, Саба районнарында коронавирус белән зарарлануның берәр  очрагы ачыкланган. 

Бу вакытка кадәр барлыгы 3142 кешедә коронавирус инфекциясе табылган.

Фото: «Татар-информ»
 


Нет комментариев