Татарстанда коронавирус белән зарарлануның 50 яңа очрагы ачыкланган
Көн темасы

Татарстанда коронавирус белән зарарлануның 50 яңа очрагы ачыкланган

Инфекция йоктырган 15 кеше хастаханәгә озатылган, калган 35 кеше өендә дәвалана.

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19ның 50 яңа очрагы расланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

Инфекция йоктырган 15 кеше хастаханәгә озатылган, калган 35 кеше өендә дәвалана. Барысы да элемтә юлы белән инфекция йоктыручылар.

Авыручыларның күбесе Казанда – 32 кеше. Яр Чаллы шәһәрендә – 2, Түбән Кама районында – 4, Яшел Үзәндә – 3, Норлатта – 2, Әтнә, Буа, Биектау, Алабуга, Питрәч, Тәтеш, Тукай районнарында – берәр.

фото: «Татар-информ»


Нет комментариев