Синоптиклар Татарстан юлларында бозлавык турында кисәтә
Көн темасы

Синоптиклар Татарстан юлларында бозлавык турында кисәтә

8 апрельдә төнлә һәм иртән республиканың кайбер районнарында яңгыр һәм томан көтелә

Синоптиклар дүшәмбе көнне Татарстан юлларында бозлавык булачагы турында кисәтә. Бу хакта Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

«2019 елның 8 апрелендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан, юлларда бозлавык барлыкка килү көтелә», — диелгән хәбәрдә.

Шул ук вакытта республиканың кайбер районнарында яңгыр һәм томан көтелә. һава температурасы -1 градустан +4 градус тәшкил итәчәк. Көндез явым-төшемсез һава торышы саклана. +10 градуска кадәр җылыта.

Татар-информ

фото: Фәнил Мәрсетдинов

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев