Ярышларда континентның 29 иленнән вәкилләр катнашты
Испаниянең Хихон шәһәрендә өч көн дәвам иткән спорт һәм сугышчан самбо буенча Европа чемпионаты тәмамланды. Ярышларда континентның 29 иленнән вәкилләр катнашты.
Күппрофильле лицейның физкультура укытучысы, спортчы Альберт Шәңгәрәев 68 килограмм авырлык категориясендә алтын медаль яулады. Бу җиңү Альбертка халыкара класслы спорт мастеры нормативын үтәргә мөмкинлек бирде.
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев