Көн темасы

Райондашларыбызга “Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде

Котлыйбыз!

Республиканың агросәнәгать комплексын үстерүгә өлеш кертүләре һәм күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен Вахитов исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативының техника куркынычсызлыгы һәм хезмәтне саклау буенча инженеры Вәлиев Рамил Әхәт улына, “Урал” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы инженер-төзүчесе Таҗетдинов Радик Мәхмүт улына “Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде.

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев