Лубян урман-техник көллияте проекты 20 мең сумлык сертификатка лаек булды
Көллият хезмәткәрләре “Заповедная сказка” проекты белән “Кече ватан территориясе” профильле мәйданчыгында финалист булдылар
Казанның IT-паркында “Безнең Татарстан. Мөмкинлекләр территориясе” дигән IX республика яшьләр форумы үтте. Анда республиканың иң яхшы 20 проекты вәкилләре үз идеяләрен тәкъдим иттеләр.

Лубян урман-техник көллияте хезмәткәрләре “Заповедная сказка” проекты белән “Кече ватан территориясе” профильле мәйданчыгында финалист булдылар. Аларга 20 мең сумлык сертификат тапшырылды.

“Заповедная сказка” проекты – ул балаларда өзлексез экологик белем бирү өчен шартлар тудыруга юнәлтелгән экологик-туристик сукмак. Төрле биремнәр белән гадәти булмаган маршрут Лубян авылының Аккош паркы буенча узар дип күздә тотыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев