Занятиеләр алдыннан Артур Зәкиев аларны скандинавча йөрүнең таләпләре белән таныштырды
Бүген “Кукмара” чаңгы базасында скандинавча йөрү буенча занятие үткәрелде, анда физик әзерлегенә, яшенә карамастан, теләге булган һәркем катнаша алды. Ә базада исә прокатка таяклар биреп тору оештырылды. Занятиеләр алдыннан Артур Зәкиев скандинавча йөрүнең техникасы, үзенчәлекләре белән таныштырды.
- Бүген маршрутны бераз катлауландырырбыз, ул экскурсия формасында булачак, -диде инструктор. - Монда иң мөһиме дөрес хәрәкәтләр ясау. Йөрешнең техникасы гади: уң аяк - сул кул һәм киресенчә.
Күнегүләрдән соң кукмаралылар сәламәтлек сукмагына чыктылар. Занятиеләрдән һәркем канәгать калды. Мондый чараларны киләчәктә атна саен үткәрү күздә тотыла.
Нет комментариев