Күргәзмәдә 1891 елдан алып бүгенге көнгә кадәр булган йөздән артык атучы корал үрнәге тәкъдим ителде.
Россия Герое, генерал-лейтенант В.Г.Асапов исемендәге махсус әзерлек үзәге начальнигы Владимир Лукоянов Кукмара мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары өчен «Россиянең ату коралы тарихы» дип исемләнгән таныштыру күргәзмәсе үткәрде.

«Үзәкнең төп бурычы - хәрби көчләрдә һәм Россия Федерациясенең махсус билгеләнештәге гаскәрләрендә алга таба хезмәт итү өчен гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү. Без Бөек Ватан сугышы вакыйгаларының реконструкциясен күрсәтәбез, тактик-махсус әзерлек буенча күрсәтмә чыгышлар тәкъдим итәбез. Чара бик яхшы узды. Балаларның күзләре ничек очкынланып янганын үзегез дә күрдегез. Күпләр үзләре өчен тулы бер яңа, кызыклы дөнья ачкандыр дип ышанам», - дип билгеләп үтте Владимир Лукоянов.

Үзәк инструкторы Рәмис Хәйруллин сүзләренә караганда, күргәзмәдә 1891 елдан алып бүгенге көнгә кадәр булган йөздән артык атучы корал үрнәге тәкъдим ителгән. «Бу - ату коралының үсеш тарихы. Без револьвердан заманча бронялы пистолетларга кадәр килдек», - дип сөйләде инструктор.

Чараның кульминацион ноктасы тактик-махсус әзерләнү һәм армия кул сугышы буенча күрсәтмә чыгыш булды.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев