Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зур юл һәлакәтендә әнисе белән улының гомере өзелгән, биш кеше имгәнгән

Чакмагыш районында ике җиңел автомобиль бәрелешкән.

(Казан, «Татар-информ»). Башкортстанның Чакмагыш районында ике җиңел автомобиль бәрелешкән. Һәлакәт нәтиҗәсендә машина йөртүче хатын-кыз һәм аның 22 яшьлек улы һәлак булган. Бу машинаның тагын бер пассажиры җирле хастаханәгә озатылган, - дип хәбәр иттеләр Башкортстан Республикасы буена ЮХИДИ матбугат хезмәтендә, дип яза UFA1.ru сайты.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, Бүздәк-Чакмагыш - Дүртөйле юлының 64 нче километрында машина йөртүче 40 яшьлек ханым чит ил автомобиленә юл бирмәгән. Һәлакәт нәтиҗәсендә машина йөртүче хатын-кыз үзе һәм аның 22 яшьлек улы һәлак булган. Бу машинаның тагын бер пассажиры җирле хастаханәгә озатылган. "BMW" белән идарә итүче 49 яшьлек ир-ат һәм аның өч пассажиры да төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр белән Чакмагыш хастаханәсенә озатылган.

Һәлакәт килеп чыгу сәбәпләре һәм нечкәлекләре ачыклана.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев