Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зур Сәрдек гимназиясендә узган Белем көнендә район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин катнашты (+фото)

Бүген районыбызның барлык мәктәпләрендә Белем көненә багышланган тантаналы линейкалар узды. Соңгы өч елда районыбызда 13 урта мәктәп бинасы капиталь төзекләндерелде. Шул исәптән быел Югары Чура, Ядегәр, Нырья, Янил, Поч.Сутер урта мәктәпләрендә, Зур Сәрдек гимназиясендә дә зур күләмдә ремонт эшләре башкарылды. Зур Сәрдек гимназиясе укучылары һәм укытучыларының шушы уңайдан булган шатлыгын...

Бүген районыбызның барлык мәктәпләрендә Белем көненә багышланган тантаналы линейкалар узды.

Соңгы өч елда районыбызда 13 урта мәктәп бинасы капиталь төзекләндерелде. Шул исәптән быел Югары Чура, Ядегәр, Нырья, Янил, Поч.Сутер урта мәктәпләрендә, Зур Сәрдек гимназиясендә дә зур күләмдә ремонт эшләре башкарылды. Зур Сәрдек гимназиясе укучылары һәм укытучыларының шушы уңайдан булган шатлыгын район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин да уртаклашты. Ул кыскача гына мәгариф өлкәсендә, районда башкарылган эшләр белән таныштырып, укучыларның яңа уку елында уңышларга ирешүләрен теләде, Белем көне белән котлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk