Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зур Сәрдек балалары "Мин яратам сине, Татарстан!" дигән бәйрәм чарасында катнашты

Зур Сәрдек мәдәният йортында Республика көненә багышланган "Мин яратам сине, Татарстан!" дип аталган бәйрәм чарасы үткәрелде. Чараны китапханәче һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләделәр. Әлеге чарага кече һәм урта яшьтәге балалар чакырылды. Шулай ук балалар бакчасына йөрүче нәниләр дә килделәр. Бәйрәм ике өлештән оештырылды. 1 бүлектә китапханәдә балалар өчен "Татарстан -...

Зур Сәрдек мәдәният йортында Республика көненә багышланган "Мин яратам сине, Татарстан!" дип аталган бәйрәм чарасы үткәрелде. Чараны китапханәче һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләделәр. Әлеге чарага кече һәм урта яшьтәге балалар чакырылды. Шулай ук балалар бакчасына йөрүче нәниләр дә килделәр. Бәйрәм ике өлештән оештырылды.

1 бүлектә китапханәдә балалар өчен "Татарстан - минем республикам!" дигән презентация күрсәтелде. Балаларга Татарстан Республикасының Дәүләт символлары турында һәм Казан шәһәре тарихы турында мәгълүматлар бирелде. Шунда ук интеллектуаль бәйге дә үткәрелде.

2 бүлек "Кече универсиада" дип аталды. Балалар белән спорт ярышлары оештырылды. Иң активларга мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләгән бүләкләр һәм призлар бирелде.

фото: http://images.yandex.ru/yandsearch

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кукмара балалар китапханә

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X