Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Китапханә тег белән яңалыклар

    • 22 гыйнвар 2019 - 08:58
      Татарстан музей һәм китапханәләренә ел саен 20 миллионнан артык кеше килә
      Республиканың мәдәният объектлары ел саен 5 меңнән артык чара үткәрә.
      1232
      0
      0
    • 6 сентябрь 2013 - 10:48
      Ош. Юмья авылы китапханәсендә "Үз туган ягыңгы беләсеңме?" дигән кичә узды
      Ош. Юмья авылы китапханәсендә "Үз туган ягыңны беләсеңме?" дип аталган кичә узды. Биредә балалар өчен "Ватаным Татарстан - минем тугын ягым" дигән китап күргәзмәсе, "Татарстан турында викторина" дигән презентация оештырылган иде. Шулай ук, китапханә хезмәткәрләре барлык катнашучы балаларны яңа уку елы белән тәбрикләде. Иң актив катнашучыларга истәлекле бүләкләр таратылды. фото:...
      410
      0
      0
    • 2 сентябрь 2013 - 11:30
      Зур Сәрдек балалары "Мин яратам сине, Татарстан!" дигән бәйрәм чарасында катнашты
      Зур Сәрдек мәдәният йортында Республика көненә багышланган "Мин яратам сине, Татарстан!" дип аталган бәйрәм чарасы үткәрелде. Чараны китапханәче һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләделәр. Әлеге чарага кече һәм урта яшьтәге балалар чакырылды. Шулай ук балалар бакчасына йөрүче нәниләр дә килделәр. Бәйрәм ике өлештән оештырылды. 1 бүлектә китапханәдә балалар өчен "Татарстан -...
      429
      0
      0
    • 2 август 2013 - 08:34
      Кукмара үзәк китапханәсендә күргәзмә эшли башлый
      Кукмара үзәк китапханәсендә 1 августтан "Серле һәм гүзәл чәчәкләр дөньясы" дип аталган китап күргәзмәсе эшли башлады. Биредә чәчәкләр, гөлләр һәм чәчәк ата торган куаксыман агачлар турында китаплар бер мәйданга җыелып, китапханә кунакларына тәкъдим ителәчәк. Әлеге китаплар арасында чәчәкләрне карау-үстерү, энциклопедия һәм фәнни әдәбият та булачак, дип ышандыра Кукмара үзәк китапханәсе...
      0
      0
      0
    • 15 июль 2013 - 10:03
      Кукмарада Маяковскийны искә алалар
      19 июльдә Кукмара балалар китапханәсендә Владимир Маяковскийның тууына 120 ел тулу уңаеннан шагыйрьнең әсәрләре буенча әңгәмә һәм китапларыннан торган күргәзмә уздырылачак. Әлеге чарада ул көнне китапханәгә килгән һәр бала һәм әти-әниләре катнаша ала. "Бар тавышка!" дип аталган китап күргәзмәсенә рәхим итегез! фото: http://images.yandex.ru/yandsearch
      353
      0
      0
    • 10 июль 2013 - 05:04
      Район пенсионерлары китапханәдә газета-журналларга күзәтү ясый
      Кукмара Үзәк китапханәсендә Татарстанда нәшер ителә торган газеталарга күзәтү формасындагы әңгәмә узды. Әлеге әңгәмә "Тылсым" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенә йөрүче пенсионерлар катнашында оештырылды. Өлкәннәр "Сөембикә", "Идел", "Татарстан", "Мәйдан" һәм башка журналларда дөнья күргән кызыклы язмалар турында сөйләштеләр, фикерләр алыштылар. фото: http://www.visualrian.ru
      416
      0
      0
    • 4 июль 2013 - 05:49
      Аш.Буҗи балалары китапханәдә дару үләннәре белән таныша
      Аш.Буҗи авылы китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары катнашында "Дару үләннәре" дигән кичә үткәрелде. Китапханәче Алсу Ярмиева оештырган әлеге чараның максаты - укучыларның кызыксынуын үстерү, дару үсемлекләренең әhәмияте турында белемнәрен тирәнәйтү, экологик культура тәрбияләү булып торды. Кичә барышында укучылар дару үләннәре белән таныштылар, аларны ничек файдаланырга, җыярга кирәклеге турында мәгълүмат алдылар. Шулай...
      459
      0
      0
    • 24 июнь 2013 - 09:15
      Балалар китапханәсендә яңа татар китаплары бар
      Кукмара балалар китапханәсендә Фәннүр Сафинның "Яз шатлыгы", Наталья Орешинаның тууына 80 ел тулу уңаеннан "Җир буйлап адымнар" дигән китап күргәзмәләре эшли башлады. Шулай ук биредә татар телендәге төрле яңа төрле яңа татар китаплар белән дә танышып була. фото: http://www.tatshop.ru
      370
      0
      0
    • 20 июнь 2013 - 04:35
      Гимназиянең лагерь балалары туган як табигатен өйрәнә
      Районның балалар китапханәсендә Экология елы кысаларында "Табигатьне өйрән һәм сакла" дигән әңгәмә-дәрес уздырылды. Дәрестә Кукмараның беренче гимназиясенә җәйге лагерьга йөрүче башлангыч сыйныф укучылары катнашты.
      356
      0
      0
    • 11 июнь 2013 - 07:52
      Кукмарада Георгий Юрминны искә алалар
      14 июньдә Кукмара балалар китапханәсендә "Могҗизалардан башка могҗизалар" дип исемләнгән китап күргәзмәсе ачыла. Ул балалар язучысы Георгий Юрминның тууына 90 ел тулуга багышланган. Күргәзмә белән теләге булган барлык балалар да килеп таныша ала.
      356
      0
      0
    • 6 июнь 2013 - 10:40
      Зифа Кадырованың көтелгән китабы кайтты
      Кукмара үзәк китапханәсенә Зифа Кадырованың укучылар тарафыннан күптәннән көтелгән "Бәхеткә юл кайдан?" дигән дүртенче китабы сатуга кайтты.
      451
      0
      0
    • 2 июнь 2013 - 12:17
      Кукмарада китапка “гомер” бүләк итәләр
      Мәктәп китапханәләренең фондын укыту, фәнни-популяр, сәнгати, белешмә әдәбият белән тулыландыру максатында 30 августка кадәр "Китапка "гомер" бүләк ит" акциясе бара. Аның кысаларында һәркем үзенең укылган китапларын мәктәпләргә тапшыра ала. Акциягә кукмаралылар гына түгел, районыбызның авылларында яшәүчеләр дә актив кушылыр, дип уйлыйбыз. фото: prirodovedenie-sh1kola-35.domashniezadaniya.ru
      416
      0
      0
    • 29 май 2013 - 09:29
      Китапханәчеләр рәссам Нурислам Галиевның иҗаты белән танышты
      Район китапханәчеләренең шушы көннәрдә булган семинар-киңәшмәсе бу юлы Зур Кукмара авылында үтте. Авыл кешеләренең китап белән кызыксынуларын арттыру өчен нәрсәләр эшләргә кирәк - китапханәчеләр әнә шул хакта фикер алыштылар. Алар өчен үзенчәлекле кичә дә әзерләнгән иде. Шушы авылда яшәүчеләр рәссам, республикадагы күп кенә вакытлы матбугат басмаларының даими авторы, авыл тарихы...
      351
      0
      0
    • 26 май 2013 - 09:27
      "Үз-үзеңә ярдәм ит!"
      Район үзәк китапханәсендә шулай ук, "Үз-үзеңә ярдәм итү" дип аталган тәрбия сәгате узган. Биредә төрле мәктәпләрдән бишенче сыйныф укучылары катнашкан. фото: http://images.yandex.ru/yandsearch
      414
      0
      0
    • 26 май 2013 - 08:09
      Кукмарада китапханәчеләр көнен уздыралар
      26 май - гомумроссия китапханә көне уңаеннан район һәм авыл китапханәләрендә махсус күргәзмәләр, чаралар, әңгәмәләр уза башлады. Түбән Арбашта "Китап юлы озын юл" дип аталган беседа-профориентация, район Үзәк китапханәсендә "Белем йорты", Югары Күзмись авылы китапханәсендә "Бибилотекарь профессиясе" дип аталган чаралар үтте. фото: http://images.yandex.ru/yandsearch
      383
      0
      0
    Реклама