Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Китапханә тег белән яңалыклар

    • 25 май 2013 - 12:11
      Кукмарада тәрбия турында чара узды
      Югары Арбаш китапханәсендә 6-7 сыйныф укучылары өчен этика һәм тәрбия юнәлешләре буенча "Әдәпленең күлмәге сәдәпле, үзе матур гадәтле" дип аталган чара узды. фото: http://images.yandex.ru/yandsearch
      435
      0
      0
    • 25 май 2013 - 10:12
      Кукмарада сәламәтлек турында сөйләштеләр
      23 майда Түбән Арбаш китапханәсендә "Сәламәтлек утравына сәяхәт" дигән әңгәмә узды. 24 майда район балалар китапханәсендә "Тәмәке һәм аның зарары" ди аталган әңгәмә үтте. фото: http://images.yandex.ru/yandsearch
      380
      0
      0
    • 24 май 2013 - 11:45
      Кукмарада Мөхәммәт Садрины искә алалар
      Татар халкының күренекле шагыйре Мөхәммәт Садриның тууына 100 ел тулу уңаеннан районыбыз китапханәләрендә махсус күргәзмәләр эшли башлады. Шулай ук, Мөхәммәт Садрига багышлап Ятмас-Дусай авылы китапханәсендә "Сүрелмәс рухлы каләм" дип аталган әдәби-музыкаль кичә узды. фото: http://images.yandex.ru/yandsearch
      456
      0
      0
    • 23 май 2013 - 10:21
      Районның "Шәфкать" үзәгендә "Кызыл китап"ны өйрәнделәр
      Кукмара үзәк китапханәсе "Шәфкать" тернәкләндерү үзәгендә "Кызыл китап битләреннән" дигән белем сәгате уздырды. Анда мөмкинлекләре чикләнгән балаларга Кызыл китапка кертелгән үсемлекләр, җәнлекләр турында сөйләделәр. фото: http://images.yandex.ru/yandsearch
      513
      0
      0
    • 22 май 2013 - 07:10
      Кукмара авылларында экология елы уңаеннан чаралар бара
      2013 ел Татарстанда экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы уңаеннан, Вахит авылы китапханәсендә 1-4 сыйныф укучылары өчен "Ага чишмә челтер-челтер" исемле әдәби-музыкаль кичә узды. Яңа Сәрдек китапханәсендә - "Челтерәгез чишмәләр" рәсемнәр конкурсына йомгак ясалды. Күкшел китапханәсендә "Табигать - иң яхшы даруханә" темасына әңгәмә үтте. фото: http://images.yandex.ru/yandsearch
      535
      0
      0
    • 22 май 2013 - 06:12
      Район китапханәсенә "Ләйсән" килде
      21 майда район үзәк китапханәсендә "Ләйсән" балалар бакчасына йөрүче балалар өчен "Исәнме, Китап йорты" дигән экскурсия узды. Биредә балалар яңа китаплар белән таныштылар, презентация карадылар. фото: http://images.yandex.ru/yandsearch
      433
      0
      0
    • 8 май 2013 - 04:58
      Аш-Буҗида шигырь бәйрәме
      Аш-Буҗи авылы китапханәсендә 3-4 сыйныф укучылары катнашында "Бөек Ватан сугышы һәм язучылар" дигән кичә уздырылды. Китапханә мөдире Алсу Ярмиева укучыларны Бөек Ватан сугышында катнашкан татар язучылары Фатих Кәрим, Абдулла Алиш һәм Муса Җәлил белән таныштырды, презентация уздырды. Укучылар үзләре дә әлеге язучыларның шигырьләрен сөйләп үттеләр. Шулай ук "Бөек Ватан сугышы...
      486
      0
      0
    • 6 май 2013 - 09:07
      Җиңү бәйрәменә – күргәзмә!
      Кукмара китапханәләрендә Бөек Ватан сугышына багышлап күргәзмәләр эшли башлады. Балалар китапханәсендә - "Онытылмас сугыш", үзәк китапханәдә "Герой якташларыбыз" дигән китап күргәзмәләрен карарга рәхим итегез. фото: http://bibnout.ru
      567
      0
      0
    • 6 май 2013 - 09:00
      Укучылар китап йорты белән таныша
      Район балалар китапханәсендә күппрофильле лицейда укучы 1 сыйныф укучылары өчен "Исәнме, китап йорты" дигән дәрес узды. Анда балалар китапханә белән таныштылар, балалар язучылары хакында мәгълүмат алдылар, шигырьләр тыңладылар. фото: http://softtutest.ru/
      534
      0
      0
    Реклама