Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Үзәк китапханә хезмәткәрләре Чистайда тәҗрибә уртаклашты

Районыбызның үзәк китапханәсе хезмәткәрләре - китапханәче Алсу Баһабиева һәм балалар белән эшләү бүлеге методисты Илзия Харисова Чистай шәһәрендә узган "Туган якны өйрәнү: традицион якын килү һәм яңа гамәли эш" дип исемләнгән мастер-класста катнаштылар. Әлеге чарага Әлки, Аксубай, Биектау, Норлат, Балык Бистәсе китапханәчеләре дә килгән иде. Һәр район китапханәчесе үзенең эш...

Районыбызның үзәк китапханәсе хезмәткәрләре - китапханәче Алсу Баһабиева һәм балалар белән эшләү бүлеге методисты Илзия Харисова Чистай шәһәрендә узган "Туган якны өйрәнү: традицион якын килү һәм яңа гамәли эш" дип исемләнгән мастер-класста катнаштылар. Әлеге чарага Әлки, Аксубай, Биектау, Норлат, Балык Бистәсе китапханәчеләре дә килгән иде. Һәр район китапханәчесе үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашып, презентация күрсәтте. Чистай шәһәренең "Туган якны өйрәнү" музее хезмәткәре Юрий Федотов әлеге шәһәрнең истәлекле урыннары, һәйкәлләре белән таныштырып, аларның тарихын сөйләде. Китапханәчеләр үзләренә кирәкле бай мәгълүмат алып, җылы тәэсирләр белән кайттылар.

Илзия ХАРИСОВА, үзәк китапханәнең балалар белән эшләү бүлеге методисты.

фото: https://im1-tub-ru.yandex.net/i?id=ae7050d2c04f4a568bab59d088bdb3f3&n=33&h=170

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев