Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

ЮХИДИ идарәсенең йомгаклау коллегиясе утырышында кукмаралылар да катнашты

Узган атнада Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсенең 2014 ел эшчәнлеге нәтиҗәләренә багышланган коллегия утырышы узды. Анда район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт иснпекциясе начальнигы Фирдүс Фәхретдинов катнашты. Коллегиядә республиканың баш автоинспекторы Рифкать Миңнеханов узган елгы эшкә нәтиҗә ясады, балалар катнашында килеп чыккан юл фаҗигаләренә аерым тукталды, бурычлар билгеләде. Татарстан...

Узган атнада Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсенең 2014 ел эшчәнлеге нәтиҗәләренә багышланган коллегия утырышы узды. Анда район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт иснпекциясе начальнигы Фирдүс Фәхретдинов катнашты. Коллегиядә республиканың баш автоинспекторы Рифкать Миңнеханов узган елгы эшкә нәтиҗә ясады, балалар катнашында килеп чыккан юл фаҗигаләренә аерым тукталды, бурычлар билгеләде. Татарстан буенча Эчке эшләр министры Артем Хохорин исә үзенең чыгышында агымдагы елның май-август айларында ЮХИДИ хезмәткәрләре Казанда узачак спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатында һәм аннан соң булачак "Мастерс" турнирында иминлек тәэмин итүдә катнашачакларын ассызыклады.

2014 елда Татарстанда бәла-казага китергән 5391 юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан, 614 кешенең, шул исәптән 14 баланың гомере өзелгән.

Балалар катнашында 615 юл-транспорт фаҗигасе теркәлгән, аларда 14 баланың гомере өзелгән, 665 бала төрле тән җәрәхәтләре алган. Пассажир балалар катнашында 281 бәхетсезлек очрагы булган, аларда 10 бала һәлак булган.

фото: http://kzn.carobka.ru/news/14454.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk