Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җырчы Мурат Гайсин ни өчен ябыга?

Җырчы, композитор Мурат Гайсин һәр иртә саен паркта йөгерү белән шөгыльләнә башлаган. Моның сәбәбе дә юк түгел. Мурат 18 декабрьдә Казанда узачак зур шоуга әзерләнә. - Артык авырлыкны киметергә тырышам. Бүгенге көнгә 96 килодан 88гә кимедем. Максатым - 80-82 килога калу. Майдан бирле зур әзерлек алып барам. Хәтта бөтен концертлардан...

Җырчы, композитор Мурат Гайсин һәр иртә саен паркта йөгерү белән шөгыльләнә башлаган. Моның сәбәбе дә юк түгел. Мурат 18 декабрьдә Казанда узачак зур шоуга әзерләнә.

- Артык авырлыкны киметергә тырышам. Бүгенге көнгә 96 килодан 88гә кимедем. Максатым - 80-82 килога калу. Майдан бирле зур әзерлек алып барам. Хәтта бөтен концертлардан тукталырга туры килде, - дип белдергән ул "Интертат.ру" сайтына.

Мурат "Яңа заман" исемле яңа форматлы шоу-концерт өстендә эшли. Әлеге тамашаның серләрен ачып бетермәсә дә, анда лазер һәм төрле эффектлар булачагы билгеле. Гомумән, әлеге шоуда Мурат үзе дә тамашачыга яңа яктан ачылам, ди. "Хәзерге вакытта дизайнерлар белән очрашу, биючеләр белән хәрәкәтләр өйрәнү, техник яктан әзерләнү, гомумән оештыру эшләре белән шөгыльләнәм. Концерт узачак "Ленин" Мәдәният Сараенда репетицияләр оештырабыз. Бинаның тышкы ягы искитәрлек булмаса да, сәхнәсе уңайлы булуы белән ошады", - дип сөйләде Мурат Intertat.ru хәбәрчесенә.

Гаилә хәленә килгәндә, Мурат тормыш иптәше белән Казанда яши. Соңгы арада концертка әзерлек белән шөгыльләнеп, хатынны да күреп булмый, ди ул. Әлегә балалары юк. "Яныма "син минем әти" дип килүчеләр юк әле", - дип шаяртты җырчы.

http://tuylar.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk