Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ярдәм кулы сузган участок табибәсе Венера Фазылханова һәм аның шәфкать туташына рәхмәтем зур

Район үзәк дәваханәсенә баргач, даруга чират торганда, кинәт хәлем китеп, авырый башладым. Мин берничә табибка мөрәҗәгать итеп карадым, ләкин хәлемә кереп, ярдәм итәргә теләүче булмады. "Үзегезнең табибыгызга барыгыз", - диделәр миңа. Мин чиратка язылып бармау сәбәпле һәм кеше күплектән, үзебезнең табибка керә алмадым. Коридордан үтеп баручы шәфкать туташы Нәсимә Мөхлисова...

Район үзәк дәваханәсенә баргач, даруга чират торганда, кинәт хәлем китеп, авырый башладым. Мин берничә табибка мөрәҗәгать итеп карадым, ләкин хәлемә кереп, ярдәм итәргә теләүче булмады. "Үзегезнең табибыгызга барыгыз", - диделәр миңа. Мин чиратка язылып бармау сәбәпле һәм кеше күплектән, үзебезнең табибка керә алмадым. Коридордан үтеп баручы шәфкать туташы Нәсимә Мөхлисова минем авырып утыруымны күреп, хәлемне сорашты һәм берсүзсез үзенең эшли торган кабинетына чакырды. Минем хәлемне участок табибәсе Венера Фазылханова бер күрүдә аңлады һәм миңа ярдәм күрсәтте.

Газета аша рәхмәтемне белдереп, аларны Яңа ел белән котлыйм, алга таба да кешеләргә шәфкатьле, мәрхәмәтле булуларын, тормышларында бәхет, шатлыклар, сәламәтлек телим.

Мидехәт СИТДИКОВ, Купка авылы

фото: http://lady.webnice.ru/forum/gifts.php?giver=60003&start=45

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk