Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Янил мәктәбендә әниләр өчен бәйрәм оештырылды

Янил урта мәктәбендә "Әниләр бәйрәме" үткәрелде. Бәйрәмгә килүче әниләрнең йөзләрендә шатлык, нурлар бөркелә иде! Бәйрәм барышында мәктәбебез директоры Зарипов Равил Мәгьсүм улы барлык әниләрне бәйрәм белән котлап, изге теләкләрен җиткерде. Мәктәпнең иң талантлы укучылары - җырчылар: Нияз Кәримуллин, Рәмзил Галиуллин, Алсу Нуриева, Рамазан Мотыйгуллиннар, район һәм республика күләмендә чыгыш ясаучы...

Янил урта мәктәбендә "Әниләр бәйрәме" үткәрелде. Бәйрәмгә килүче әниләрнең йөзләрендә шатлык, нурлар бөркелә иде! Бәйрәм барышында мәктәбебез директоры Зарипов Равил Мәгьсүм улы барлык әниләрне бәйрәм белән котлап, изге теләкләрен җиткерде. Мәктәпнең иң талантлы укучылары - җырчылар: Нияз Кәримуллин, Рәмзил Галиуллин, Алсу Нуриева, Рамазан Мотыйгуллиннар, район һәм республика күләмендә чыгыш ясаучы "Энҗе" бию төркеме (җитәкчеләре Зарипова Венера Сөнәгать кызы), 11нче сыйныф укучыларының кызыклы скетчлары, җырлары әнилэрне елатты да, шатландырды да. Мәктәбебездә белем алучы барлык сыйныфлар әниләрне бәйрәм белән котлап, изге теләкләрен җиткерде һәм бүләкләр тапшырды. Әниләр һәм 10нчы сыйныф укучылары арасында "Әниләр һәм бәбиләр" дигән КВН үткәрелде. Ярышта төрле кызыклы конкурслар, уеннар оештырылды. Ярышта әниләр жину яулады! 11нче сыйныф укучылары әзерләгән бәйрәм концерты( сыйныф җитәкчеләре - Ахмадуллина Рәзинә Рафис кызы), шулай ук үзенен зур көчен керткән педагог-оештыручы Энҗе Галимуллина җитәкчелегендәге бәйрәм бик күңелле үтте!
Әниләребез чәй табыны артында сыйланганнан соң, 80нче һәм хәзерге заман биюләренә рәхәтләнеп күңел ачтылар!
Шушы бәйрәмдә катнашкан барлык укучыларга бик зур рәхмәт! Киләчәктә дә мондый бәйрәмнәр үткәрелеп торсын иде.

Бу хакта Янил урта мәктәбеннән хәбәр иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk