Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Ялкын”да милли көрәш буенча ярыш узачак

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә хәзерлек чаралары кысаларында, "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлеге политсоветы сәркатибе призына 7 февральдә Зур Кукмара авылының "Ялкын" яшүсмерләр клубы базасында милли көрәш буенча район шәхси команда беренчелеге үткәрелә. Ярышлар түбәндәге үлчәү авырлыгында үткәрелә: өлкәннәр - 65, 75, 85, 100 килограмм һәм 100 килограммнан...

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә хәзерлек чаралары кысаларында, "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлеге политсоветы сәркатибе призына 7 февральдә Зур Кукмара авылының "Ялкын" яшүсмерләр клубы базасында милли көрәш буенча район шәхси команда беренчелеге үткәрелә. Ярышлар түбәндәге үлчәү авырлыгында үткәрелә:

өлкәннәр - 65, 75, 85, 100 килограмм һәм 100 килограммнан авыррак;

яшүсмерләр - 25, 30, 35, 40, 45, 50, 55, 60, 65, 70 килограмм һәм 70 килограммнан авыррак.

Ярышларга авыл хуҗалыгы берләшмәләре, оешма-предприятие хезмәткәрләре, уку йортларында белем алучылар кертелә. Спортчылар команда өчен төп эш (хезмәт кенәгәсе) яки уку (студент билеты) урыны буенча гына чыгыш ясый ала.

Беренчелектә катнашачак көрәшчеләрнең исемлеген оештыру комитетына тапшырырга кирәк. Телефон: 2-67-44. Ярышлар 10 сәгатьтә башлана. Тантаналы ачу - 11 сәгатьтә.

фото: http://www.yelabuga.ru/news/sport/3765/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk