Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Яңгырлар башлана, юеш кар яву ихтимал

    Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе республикадан җылы көннәрнең чигенүен җиткерде. Шулай итеп, Татарстанда соңгы көннәрдә күзәтелгән чамадан тыш җылы көннәрне салкынча һава торышы алмаштырачак. Иртәгә, 30 сентябрьдә, атмосфера йогынтысы тәэсирендә салкынча һәм яңгырлы һава торышы хакимлеген күзәтәчәкбез. Татарстан буенча уртача һава температурасы 12-17 градус җылы булачак. 1-4 октябрь...

    Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе республикадан җылы көннәрнең чигенүен җиткерде.

    Шулай итеп, Татарстанда соңгы көннәрдә күзәтелгән чамадан тыш җылы көннәрне салкынча һава торышы алмаштырачак. Иртәгә, 30 сентябрьдә, атмосфера йогынтысы тәэсирендә салкынча һәм яңгырлы һава торышы хакимлеген күзәтәчәкбез. Татарстан буенча уртача һава температурасы 12-17 градус җылы булачак.

    Реклама


    1-4 октябрь көннәрендә актив төньяк атлантик циклон йогынтысында республикада яңгыр, урыны белән юеш кар яварга да мөмкин. Төнге сәгатьләрдә - 2-8, көндез - 8-14 градус чамасы җылыта. Бу көннәрдә көнбатыш тарафтан көчле җил исәчәк. Көчәйгән вакытта аның тизлеге секундына 23 метрга да җитәргә мөмкин.

    http://intertat.ru

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: