Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Узган ел Кукмарада аварияләрдә ике кеше үлгән

Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясеннән алынган мәгълүматларга караганда, узган ел Кукмара районы территориясендә 47 юл-транспорт фаҗигасе булып, аларда ике кешенең гомере өзелгән, 61е төрле тән җәрәхәтләре алган. -Һәлакәтләргә китергән төп сәбәпләр булып тиешле тизлекне сакламу (17 һәлакәт), исерткеч эчемлекләр кулланган хәлдә руль артына утыру (7 очрак), юлның каршы як...

Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясеннән алынган мәгълүматларга караганда, узган ел Кукмара районы территориясендә 47 юл-транспорт фаҗигасе булып, аларда ике кешенең гомере өзелгән, 61е төрле тән җәрәхәтләре алган.

-Һәлакәтләргә китергән төп сәбәпләр булып тиешле тизлекне сакламу (17 һәлакәт), исерткеч эчемлекләр кулланган хәлдә руль артына утыру (7 очрак), юлның каршы як полосасына чыгу (4 фаҗига) тора. Транспортны узып киткәндә, урам чатларын үткәндә, җәяүлеләр гаебе белән - өчәр, башка төр сәбәпләр белән тугыз бәхетсезлек очрагы теркәлде, - ди ЮХИДИ начальнигы Фирдүс Фәхретдинов.

Статистикадан күренгәнчә, узган ел иң күп юл фаҗигасе (10 һәлакәт) сишәмбе көнне булган. Дүшәмбе, шимбә, якшәмбедә сигезәр һәлакәт теркәлгән.

фото: http://tankionlineclub.ru/video/zhestokoe-video/podborka-avarij-na-videoregistrator-34-car-crash-compilation-34.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев