Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Урманда ут белән саксыз эш итеп янгын чыгаручыларга штраф суммалары саллы

Фаразларга караганда, 2014 елда корыган үлән, чүп-чар яндыру, ут белән сак булмау нәтиҗәсендә янгыннар чыгу куркынычы зур, ә урман янгыннарына күп очракта кеше сәбәпче. Шунлыктан сүндерелмәгән учаклар калдырмагыз, җиргә тәмәке төпчекләре һәм кабызган шырпылар ташламагыз, үлән һәм чүп яндырмагыз, дип кисәтә Саба урманчылыгы җитәкчесе Васил Гыйззәтуллин. Янгын башланганын күрсәгез, ботаклар...

Фаразларга караганда, 2014 елда корыган үлән, чүп-чар яндыру, ут белән сак булмау нәтиҗәсендә янгыннар чыгу куркынычы зур, ә урман янгыннарына күп очракта кеше сәбәпче. Шунлыктан сүндерелмәгән учаклар калдырмагыз, җиргә тәмәке төпчекләре һәм кабызган шырпылар ташламагыз, үлән һәм чүп яндырмагыз, дип кисәтә Саба урманчылыгы җитәкчесе Васил Гыйззәтуллин. Янгын башланганын күрсәгез, ботаклар белән суккалап, аны сүндерү чарасын күрергә кирәк. Бу афәт турында 84362-44-3-06, 84362-44-1-94 телефоннары аша урманчылык хезмәткәрләренә яки 01 яки 112 телефоннары аша янгын частена хәбәр итүегез сорала. Исегезгә төшерәбез: үләннәрне санкциясез яндырып, урман янгыннары чыгарган өчен административ һәм җинаять җаваплыклары каралган. Административ штрафлар гражданнарга 2 мең сумнан 5мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга 7мең сумнан 50мең сумга кадәр, юридик затларга 50 мең сумнан 1 миллион сумга кадәр каралган. Җинаять эше ачылганда 250 мең сумнан 400 мең сумга кадәр штраф яки 100мең сумнан 300 мең сумга кадәр штраф белән 8 елга кадәр иректән мәхрүм итү яный.

фото: http://www.nexplorer.ru/news__11317.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk