Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Укроп тән тиресен яхшырта

Бакчада укроп өлгерде. Әлеге тәмләткечтән башка аш өстәлебезне күз алдына китереп тә булмый. Шуңа күрә кыш җиткәнче үк, хәстәрен алдан күреп куябыз. Суыткычка куеп катырылган укроп файдалы үзлекләрен югалтмый. Кирәк саен алып кулланасың гына. Әлеге табигать нигъмәте безнең якларга Урта Азиядән килә. Риваятьләргә ышансаң, элеккеге заманнарда бу үсемлекне фиргавеннәрне дәвалау...

Бакчада укроп өлгерде. Әлеге тәмләткечтән башка аш өстәлебезне күз алдына китереп тә булмый. Шуңа күрә кыш җиткәнче үк, хәстәрен алдан күреп куябыз. Суыткычка куеп катырылган укроп файдалы үзлекләрен югалтмый. Кирәк саен алып кулланасың гына.

Әлеге табигать нигъмәте безнең якларга Урта Азиядән килә. Риваятьләргә ышансаң, элеккеге заманнарда бу үсемлекне фиргавеннәрне дәвалау өчен кулланганнар. Хәзер дә кулланалар. Чөнки укропның организмга файдалы яклары бик күп.

Беренчедән, укроп - көчле антиоксидант. Составында аскорбин кислотасы һәм кверцетин булганлыктан, ул организмнан агулы матдәләрне чыгарырга булыша.

Икенчедән, укроп ашказаны-эчәк трактының эшчәнлеген яхшырта. Хәтта яңа туган балага да, эче авыртканда, укроп чәен эчертергә киңәш итәләр.

Өченчедән, укроп аппетитны яхшырта.

Дүртенчедән, кан басымын төшерә.

Бишенчедән, укропның тагын хатын-кызлар ярата торган үзлеге дә бар әле, ул яшьлек үләне булып санала. Тән тиресен яхшырта, төсен матурлата.

фото: http://theheritagecook.com/grilled-chicken-with-dill-mustard-sauce/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X