Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Тылсым»да эшләүчеләр инвалидларга ярдәм итә

Җәмгыятебезнең үсеше, алга китеше мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә, авыруларга булган мөнәсәбәт белән дә билгеләнә. Авыру кеше якыннарына йөк түгел, ә үзе турында үзе кайгырта алучы, матурлык тудыручы, белемле, көчле шәхес була ала. Безнең "Тылсым" халыкка хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлеге махсус технологияләр, алымнар белән аларга бу өлкәдә ярдәм итә.Үз эшен яхшы...

Җәмгыятебезнең үсеше, алга китеше мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә, авыруларга булган мөнәсәбәт белән дә билгеләнә. Авыру кеше якыннарына йөк түгел, ә үзе турында үзе кайгырта алучы, матурлык тудыручы, белемле, көчле шәхес була ала. Безнең "Тылсым" халыкка хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлеге махсус технологияләр, алымнар белән аларга бу өлкәдә ярдәм итә.Үз эшен яхшы белүче, белемнәрен күтәреп торучы белгечләребез сәламәтлеге чикләнгән кешеләр белән бик теләп, аларның уңышлары өчен сөенеп шөгыльләнә. Максатыбыз инвалидларга тулы тормыш алып бару өчен уңайлыклар тудыру, аларга ярдәм итү.

2012 елда ИПР (индивидуальная программа реабилитации) белән безгә 374 кеше мөрәҗәгать итте. Казанда медицина экспертизасы узган һәр кешегә аерым мөстәкыйль тернәкләндерү программасы төзелә. Шушы программа буенча инвалид кеше бездә реабилитация уза. Аларга психолог, медицина ярдәме күрсәтү, көнкүреш эшләренә өйрәнү, җайлашу, хезмәт белән дәвалау, мөмкин булганча спорт, дәвалау күнегүләре белән шөгыльләнү, күңелле итеп ял итү каралган.

ВТЭКтан ИПР алып кайткан һәр кеше Степан Разин урамы, 63 йортта урнашкан социаль тернәкләндерү бүлегендә, алдан килеп язылып, реабилитация узарга тиеш. Без һәр инвалидка яңадан программа төзеп, табиб күзәтүе астында реабилитация уздырабыз. ВТЭКка барасы көнне көтеп тормыйча, алдан килеп язылуыгызны сорыйбыз.

Розалия ҖАППАРОВА

фото: forinbuss.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: инвалидлар ярдәм "Тылсым"

erid: 2VtzqxWHLUk