"Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Сабантуй бәйрәме быел 16нчы тапкыр уздырылды. Бәйрәмгә хәзерлек эшләре иртәдән үк башланды. "Баламишкин" тальянчылар ансамбленең моңлы тавышы тирә-юньгә таралып, һәркемне Сабантуйга дәште. Бәйрәмгә килүчеләрне "Тылсым" директоры Әлфир Гыйниятов, район социаль яклау идарәсе җитәкчесе Лилия Каюмова, ветераннар советы рәисе Мияссәр Мансуров, район инвалидлар оешмасы җитәкчесе...