Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 9 июнь 2013 яңалыклары

    • 9 июнь 2013 - 18:05
      Өлкәннәрнең кайгы-хәсрәтен йөрәге аша уздыра
      Рәзилә - социаль хезмәткәр. Наилә апа кебек караучысыз калган карт-карчыкларны кирәк чакта юатучы, аларны үзенең әти-әниседәй кайгыртучы, алар кайгы-хәсрәтен үз йөрәге аша үткәрүче ул. Сәрдекбаш авылында туып-үскән Рәзилә Гайфетдинова менә 20 ел инде социаль хезмәткәр булып эшли. Кукмарада 16 ел әлеге игелекле һәм мәрхәмәтле эшне башкарганнан соң, соңгы дүрт елда...
      507
      0
      0
    • 9 июнь 2013 - 16:08
      «Тылсым»да эшләүчеләр инвалидларга ярдәм итә
      Җәмгыятебезнең үсеше, алга китеше мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә, авыруларга булган мөнәсәбәт белән дә билгеләнә. Авыру кеше якыннарына йөк түгел, ә үзе турында үзе кайгырта алучы, матурлык тудыручы, белемле, көчле шәхес була ала. Безнең "Тылсым" халыкка хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлеге махсус технологияләр, алымнар белән аларга бу өлкәдә ярдәм итә.Үз эшен яхшы...
      553
      0
      0
    • 9 июнь 2013 - 14:25
      Кукмара журналисты Сабантуйда ирен тачкага утыртып йөргән
      Бүген районыбызның барлык авылларында диярлек Сабантуйлар гөрләде. -Зур Кукмара авылында бәйрәм аеруча күңелле үтте, - дип хәбәр итте хезмәттәшебез Лилия Нургалиева. "Тачка" ярышында 80 килограммлы иремне бер тәгәрмәчле бакча тачкасына утыртып мәйдан тирәли әйләндем һәм беренчелекне алдым. Безнең гаиләгә 2 мең сумлык тачка бүләк иттеләр. Афәрин, Лилия!
      563
      0
      0
    • 9 июнь 2013 - 05:39
      Кукмараның тимер юл переезды ябыла
      Автомобиль йөртүчеләр игътибарына! Ремонт эшләре башкарылу сәбәпле, 13 июньнән Кукмараның тимер юл переезды ябыла. Ремонт эшләре 21 июньгә кадәр дәвам итәчәк. фото: lifeforcar.ru
      495
      0
      0
    Реклама