Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Өлкәннәрнең кайгы-хәсрәтен йөрәге аша уздыра

Рәзилә - социаль хезмәткәр. Наилә апа кебек караучысыз калган карт-карчыкларны кирәк чакта юатучы, аларны үзенең әти-әниседәй кайгыртучы, алар кайгы-хәсрәтен үз йөрәге аша үткәрүче ул. Сәрдекбаш авылында туып-үскән Рәзилә Гайфетдинова менә 20 ел инде социаль хезмәткәр булып эшли. Кукмарада 16 ел әлеге игелекле һәм мәрхәмәтле эшне башкарганнан соң, соңгы дүрт елда...

Рәзилә - социаль хезмәткәр. Наилә апа кебек караучысыз калган карт-карчыкларны кирәк чакта юатучы, аларны үзенең әти-әниседәй кайгыртучы, алар кайгы-хәсрәтен үз йөрәге аша үткәрүче ул.

Сәрдекбаш авылында туып-үскән Рәзилә Гайфетдинова менә 20 ел инде социаль хезмәткәр булып эшли. Кукмарада 16 ел әлеге игелекле һәм мәрхәмәтле эшне башкарганнан соң, соңгы дүрт елда Зур Кукмара авылындагы биш ялгыз әбигә хезмәт күрсәтә ул.

Башка әбиләре шикелле үк, 78 яшьлек Наилә апа да аның хезмәтеннән бик канәгать. Юкка гына Рәзиләнең эшенә бәя биреп, ял йортына юллама бирү турында сүз кузгатмады ул.

- Нәрсә кушсам, шуны эшли ул, кызым. Кыш көне мин әле йокымнан айнып та бетмәгән булам, инде капка төбендә карым көрәлгән була. Керемне дә юа, мунчага су, утын ташый. Бакчама ял итәргә чыккач, алабутага карап утырып булмый бит, инде дип, кешедән калышмаска тырышып, яшелчәсен дә утыртабыз әле без. Кыскасы, утка кер дисәм - утка, суга кер дисәм, минем өчен суга керә Рәзилә. Атнасына өч тапкыр өзелеп көтеп алам мин аны. Рәхәтләнеп сөйләшәбез, аңа сөйләмәгән бер серем дә юк. Гомере буе тынычлык белән, балаларының игелеген күреп яшәүләрен телим. "5"ледән дә ары нинди билге бар? Хезмәтенә шуннан да зуррагын куегыз яме.

Шушы ук авылның Колхоз урамында яшәүче ялгыз әби Фәүзия Шәйхетдинова да Рәзиләне шат күңел белән, үз кызыдай көтеп ала икән.

-Элемтәдә торыр өчен ике ел элек Фәүзия әбигә кәрәзле телефон алып биргән идем. Мин киләсе көнне: "Син кайсы тирәдә әле, килеп җитәсеңме әле?"- дип кызыксына башлый, - ди Рәзилә. - Дөнья хәлен белеп булмый бит, Фәүзия әбигә телефонны махсус алдым. Аларның исәнлекләре өчен дә кайгырасы бит.

Без Рәзилә белән сөйләшкән арада Фәүзия апа телефонында күпме акча калганын да карарга өлгерде. "Кызым, 37 сум акчасы бар, икенче юлы килгәч саласы булыр инде", - ди "замана" әбие.

Рәзилә Фәүзия әбине тәрбияләүгә керешкәч тә аның өен тәртипкә китерә башлый: су үтә торган түбәсен яптыра, өен тышлата, ишелергә җиткән верандасын эшләттерә. "Осталар яллап тормадык инде, ирем белән улыма рәхмәт, алар эшләделәр. Минем барыбер үз сүземне сүз итәсемне беләләр, шуңа күрә эшләргә карышмыйлар,- ди елмаеп, орчыктай гәүдәле Рәзилә. - Менә яңарак кына Фәүзия әбигә утын кайтартып, аны өеп куйдык. Өенә су кермәгән аның, күршеләреннән шланга белән суздык. Кыш көннәрендә күршеләрдән ташый идем, хәзер менә, Аллага шөкер, октябрь аена кадәр бакчасында суы булачак.

-Беренче елларны эшкә керешеп китүе бик авыр булды. Эшемнән елап кайткан чакларым да бар иде. Чөнки өлкәннәрнең һәркайсының холкы төрлечә, һәрберсе белән уртак тел табарга кирәк. Кычкырышып торудан ни мәгънә, күңелеңә дә рәхәт булмый бит. Алар яныннан яхшы кәеф белән, фатыйхаларын алып чыгып китәсең икән, тормышың да тыныч, имин була, - ди Рәзилә.

Лилия НУРГАЛИЕВА

.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk