Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Туембашта яшәүче Галиябану Гыйльфанованы 90 яшьлеге белән район җитәкчесе котлады (+фото)

Туембаш авылында яшәүче Гыйльфанова Галиябану Гыйльфан кызы бүген үзенең 90 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны гомер бәйрәме белән район җитәкчесе Сергей Димитриев, җирлек башлыгы, "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры котлады. Район җитәкчесе Галиябану апага Россия Президентының котлау открыткасын, үзенең рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды. Галиябану Гыйльфанова 38...

Туембаш авылында яшәүче Гыйльфанова Галиябану Гыйльфан кызы бүген үзенең 90 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны гомер бәйрәме белән район җитәкчесе Сергей Димитриев, җирлек башлыгы, "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры котлады. Район җитәкчесе Галиябану апага Россия Президентының котлау открыткасын, үзенең рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды.

Галиябану Гыйльфанова 38 ел колхозда эшләп лаеклы ялга чыккан.

-9 ел атлар карадым, аннары дуңгызлар, сарыклар карауга күчтем. Исемем Мактау тактасыннан төшмәде, "Атказанган колхозчы" исеменә лаек булдым. Безне онытмаган өчен район җитәкчелегенә зур рәхмәт, - ди ул.

Юбиляр берьялгызы гына гомер итсә дә, аны авылдашлары, күршеләре ташламый. Тәнзилә һәм Дамир Йөзмөхәммәтовлар исә көн саен әби янында.

-Без гаиләдә сигез бала үстек. Галиябану апа безне тәрбияләүдә үзеннән зур өлеш кертте. Үз әбиебез шикелле ул, - ди Дамир абый. - Алга таба да сау-сәламәт булып, тагын бик күп еллар яшәсен иде әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk