Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түләмә авыруыннан 190 кеше тикшерелгән

Өлге авылында түләмә авыруы таралу-таралмавын ачыклау өчен табиблар 190 кешене тикшергән. Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, тикшерелүчеләр арасында чирне йоктыручылар табылмаган. Исегезгә төшерәбез: узган атнада әлеге авылда яшәүче 49 яшьлек ир-атта түләмә авыруы табылган иде. Чир аңа авыру сыерны чалганда эләккән, дип хәбәр ителде. Хәзер ул Республика клиник хастаханәсендә...

Өлге авылында түләмә авыруы таралу-таралмавын ачыклау өчен табиблар 190 кешене тикшергән. Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, тикшерелүчеләр арасында чирне йоктыручылар табылмаган. Исегезгә төшерәбез: узган атнада әлеге авылда яшәүче 49 яшьлек ир-атта түләмә авыруы табылган иде. Чир аңа авыру сыерны чалганда эләккән, дип хәбәр ителде. Хәзер ул Республика клиник хастаханәсендә дәвалана. Галимнәр авыруның чыганагын ачыклау өчен авылдагы туфрак һәм азыкны тикшерә. Төгәл нәтиҗәләр якынча 10 көннән соң билгеле булачак. Шунысын да искәртик: түләмә чирен китерелеп чыгаручы чыганак туфракта 300 ел чамасы саклана ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X