Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанга зур күләмдә наркотик матдә алып керүчеләр тоткарланган

Россия Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе хезмәткәрләре республикага наркотиклар керү юлына киртә корган. Шушы көннәрдә Татарстан чигендә җинаятьчел төркемнең ике кешесе тоткарланган. Җинаятьчел төркем Татарстанга героин кертү белән шөгыльләнгән. Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту хезмәткәрләре тарафыннан төркемнең ике әгъзасы утырган машина тикшерелә. Тоткарланучылардан 1500 доза бер...

Россия Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе хезмәткәрләре республикага наркотиклар керү юлына киртә корган. Шушы көннәрдә Татарстан чигендә җинаятьчел төркемнең ике кешесе тоткарланган.

Җинаятьчел төркем Татарстанга героин кертү белән шөгыльләнгән. Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту хезмәткәрләре тарафыннан төркемнең ике әгъзасы утырган машина тикшерелә. Тоткарланучылардан 1500 доза бер тапкыр кулланырлык наркотик матдә табып алынган. Кырын гамәл белән шөгыльләнүче ир-атлар - 29 яшьлек Алабуга кешесе һәм 44 яшьлек казанлы. Аларның наркотикларны Мәскәүдән Казанга алып кайтып таратулары ачыкланган.

Шунысын да әйтергә кирәк: тоткарланучыларның икесе дә моңа кадәр канун бозганы булган инде. Берсе - 9 мәртәбә хөкем ителгән, ди! Тоткарланган вакытта да ул наркотик кулланган хәлдә булган. Ә аның җинаятьтәше - руль артындагысы медицина тикшеренүе үтүдән баш тарткан. Шуның өчен административ җаваплылыкка тартылган.

Җинаять эше кузгатылган. Аларның һәрберсенә 20 елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный.

http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/52270-tatarstanga-zur-k%D2%AFl%D3%99md%D3%99-narkotik-matd%D3%99-alyip-ker%D2%AFchel%D3%99r-totkarlangan.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X