Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда урман кисүчеләр тарафыннан башкарылган коточкыч җинаять ачылган

19 ноябрьдә Әлмәт полициясенә Азнакай урманчылыгындагы диләнкеләрнең берсендә кеше үтерелү хакында хәбәр килеп ирешә. Әлеге урынга килгән оператив-тикшерү төркеме урман кисүче урманчылар яшәгән вагончыктан ерак түгел пычак яралары булган һәм тән өслегенең кайбер урыннары пешкән, күмеп куелган ир кеше гәүдәсен таба. Тикшерү вакытында билгеле булганча, зыян күрүче Зәй шәһәрендә теркәлгән,...

19 ноябрьдә Әлмәт полициясенә Азнакай урманчылыгындагы диләнкеләрнең берсендә кеше үтерелү хакында хәбәр килеп ирешә.

Әлеге урынга килгән оператив-тикшерү төркеме урман кисүче урманчылар яшәгән вагончыктан ерак түгел пычак яралары булган һәм тән өслегенең кайбер урыннары пешкән, күмеп куелган ир кеше гәүдәсен таба.

Тикшерү вакытында билгеле булганча, зыян күрүче Зәй шәһәрендә теркәлгән, элегрәк хөкем ителгән 1966 елгы ир-ат булып чыга.

Полиция ачыклаганча, 18 ноябрьдә вагончыкта спиртлы эчемлекләр куллану вакытында бригададагы ир-егетләр арасында тавыш чыга. 1987 һәм 1988 елгы яшьләр зыян күрүчене кыйный башлыйлар. Иң элек кул белән, соңыннан таяк белән кыйныйлар. Шуннан соң ир-атны урамга алып чыгалар һәм кыйнаучыларның берсе аңа пычак белән яра ясый.

Җинаять эзләрен яшерү өчен урманчылар гәүдәне яндырырга була. Алар аны үзләре яши торган вагончыктан бераз читкәрәк өстерәп алып баралар, өстенә агач ботаклары ташлыйлар, бензин сибәләр һәм ут төртәләр. Гәүдәне яндырып булмаячагын аңлагач, алар бригаданың иң яшь кешесе - 1991 елгы ир-егетне казып күмәргә мәҗбүр итәләр. Үзләре исә якындагы авылга спиртлы эчемлек алу өчен китәләр.

Урманчыларга азык-төлек алып килгән бригадир, берсенең булмавын белеп, полициягә хәбәр итә.

Чыганак: http://kazanfirst.ru/online/9514

фото: http://unise.ru/news/4/61142

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk