Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татар Толлысы авылында иң хөрмәтле кеше - почтальон

Татар Толлысы авылында хезмәт куючы почтальоныбыз Рафига Шәрипова турында язып үтәсем килә. Рафига авылда почтальон булып инде күп еллар эшли. Ул үз хезмәтенә бик җаваплы карый, кешеләр белән итәгатьле аралаша, һәркемнең күңеленә тәмле теле белән үтеп керә белә. Шуңа күрә авылда аны ихлас күңелдән хөрмәт итәләр, яраталар. Әйтик, миңа инде...

Татар Толлысы авылында хезмәт куючы почтальоныбыз Рафига Шәрипова турында язып үтәсем килә. Рафига авылда почтальон булып инде күп еллар эшли. Ул үз хезмәтенә бик җаваплы карый, кешеләр белән итәгатьле аралаша, һәркемнең күңеленә тәмле теле белән үтеп керә белә. Шуңа күрә авылда аны ихлас күңелдән хөрмәт итәләр, яраталар. Әйтик, миңа инде 86 яшь, почтага кадәр үзем йөри алмыйм. Ә Рафига миңа гына түгел, почтага үзләре бара алмаган авылдашларга да пенсиясен вакытында китерә. Өйгә авырсынмыйча килеп, газга-утка акчасын да җыя. Ул башкалар акчасына кызыгучы хөсетле кеше түгел. Рафиганың тормыш иптәше дә аның өчен терәк, гаиләләре дус һәм тату, барыбызга үрнәк. Алга таба да Рафигага хезмәтендә уңышлар, сәламәтлек, бәхетле тормыш телим.

Минзифа Габделфаязова, Татар Толлысы авылы

фото: http://images.yandex.ru/yandsearch

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кукмара авыл татар толлысы

erid: 2VtzqxWHLUk