Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Табигатьне саклау законнарын бозу очракларын хәбәр итү өчен кайнар линия телефоны эшли

Республикабызда санитар-экологик икеайлык бара. Чисталык һәм тәртип булдыруда төп игътибар законсыз чүплекләргә, төзелеш мәйданчыкларына, күпкатлы йортларның ишегалларына, андагы яшел зонага, балалар өчен уен мәйданчыкларына, юлларга, чүп контейнерлары мәйданчыкларына юнәлтеләчәк. Шулай ук торак пунктлар, предприятие, учреждениеләр, сәламәтлек саклау, мәгариф һәм мәдәният, спорт, сәүдә һәм башка объектлар тирәләрендәге тәртип һәм чисталык тикшереләчәк....

Республикабызда санитар-экологик икеайлык бара. Чисталык һәм тәртип булдыруда төп игътибар законсыз чүплекләргә, төзелеш мәйданчыкларына, күпкатлы йортларның ишегалларына, андагы яшел зонага, балалар өчен уен мәйданчыкларына, юлларга, чүп контейнерлары мәйданчыкларына юнәлтеләчәк. Шулай ук торак пунктлар, предприятие, учреждениеләр, сәламәтлек саклау, мәгариф һәм мәдәният, спорт, сәүдә һәм башка объектлар тирәләрендәге тәртип һәм чисталык тикшереләчәк. Икеайлык кысаларында предприятиеләргә, оешмаларга, аерым кешеләргә чүп-чарны каты көнкүреш калдыклары полигонына бушлай илтү рөхсәт ителәчәк, дип хәбәр итте Республика Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе җитәкчесе Радик Шаһиәхмәтов. Табигатьне саклау законнарын бозу очраклары турында гражданнар 267-68-67 кайнар линия телефонына хәбәр итә алалар.

фото: http://www.omsk.ru/cat/news/page/24

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk