Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Өстәл теннисы буенча Кукмара районы ачык беренчелеге җиңүчеләре менә кемнәр

"Зилант спорткомплексының уен залында 1997 елгы һәм яшьрәк укучылар, 18 яшь һәм олырак яшүсмерләр, 50 яшь һәм аннан өлкәнрәк ветераннар арасында өстәл тенисы буенча Кукмара районы ачык беренчелеге үтте. Кызлар арасында Захидә Маннапова (Зур Сәрдек гимназиясе) - беренче, Илсинә Якупова (Сәрдекбаш) - икенче, Әминә Тимерова (Зур Сәрдек гимназиясе) өченче урынга...

"Зилант спорткомплексының уен залында 1997 елгы һәм яшьрәк укучылар, 18 яшь һәм олырак яшүсмерләр, 50 яшь һәм аннан өлкәнрәк ветераннар арасында өстәл тенисы буенча Кукмара районы ачык беренчелеге үтте. Кызлар арасында Захидә Маннапова (Зур Сәрдек гимназиясе) - беренче, Илсинә Якупова (Сәрдекбаш) - икенче, Әминә Тимерова (Зур Сәрдек гимназиясе) өченче урынга лаек булды. Малайлар арасында Булат Каюмов (Арбаш) - җиңүче, Булат Гадиятуллин (беренче гимназия), Рузәл Мортазин (Арбаш) призер булдылар. Яшүсмерләр арасында Гөлсияр Хәлиуллина (Сәрдекбаш) - беренче, Айрат Вәлиев (Зур Сәрдек), Зөлфия Әгъләмова (Кукмара) - икенче, Ленар Хаҗиев (Кукмара) өченче урыннарны алдылар. Ветераннар арасында лидер Дамир Галиәхмәтов, аннан соң Илдус Төхбәтуллин, Шакир Шариповлар.

фото: http://voicenet.blog.tut.by/category/znaete-li-vy/page/38/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk