Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Син - минеке, мин - синеке" тапшыруында катнашкан Кукмара егете Илнар Хасанов үз ярын тапмаган әле (фото)

Өлге авылында яшәүче Илнар Хәсәновны беренче тапкыр телевизордан - "Яңа гасыр" каналында барган "Син минеке, мин синеке" тапшыруында күрдем. Райондашыбыз булганлыктан, аеруча зур кызыксыну белән карадым. Казан кызы нәкъ менә аны үзенә пар итеп сайлагач, горурланып куйдым хәтта. Тик әлеге танышуның дәвамы булмаган. Тапшыруда вәгъдә ителгәнчә, бу пар Галиәскәр Камал...

Өлге авылында яшәүче Илнар Хәсәновны беренче тапкыр телевизордан - "Яңа гасыр" каналында барган "Син минеке, мин синеке" тапшыруында күрдем. Райондашыбыз булганлыктан, аеруча зур кызыксыну белән карадым. Казан кызы нәкъ менә аны үзенә пар итеп сайлагач, горурланып куйдым хәтта. Тик әлеге танышуның дәвамы булмаган. Тапшыруда вәгъдә ителгәнчә, бу пар Галиәскәр Камал театрына спектакльгә билетлар белән бүләкләнергә тиеш иде.

-Безнең турыда оныттылар, бер-беребезне башкача күрмәдек, - ди Илнар. Ныклап гашыйк булсамы! Җир читеннән эзләп тапкан булыр иде шул кызны! Ул көннәрдән соң шактый еллар үтте инде. Насыйп ярын егет әлегәчә очратмаган. Хыялый затка охшаган ул: үзенең "принцесса"сын көтәдер, тәгаен.

Илнарның "Җырлыйк әле" тапшыруында катнашуын хәтерләүчеләр дә бардыр әле. Матур итеп җырлаудан тыш, берничә көй дә иҗат иткән.Тик Казан дәүләт педагогия институтының музыка бүлеген тәмамлаганнан соң, сәнгать өлкәсендә озак эшләмәгән. Шофер һөнәрен үзләштереп, ерак Себергә юл тотуында акча эшләү нияте генә түгел, романтика хисе дә бар, минемчә.

-Кукмарадан поезд белән Сургут шәһәренә кадәр бер тәүлек ярым барасы. Бу ара артык сизелми үтә. Тик аннары ун сәгать буе автобуста баруы гына алҗыта, -дип сөйли ул. - Юлның өч йөз чакрымы тоташ тайга буйлап сузылган. Ике яклап "стена" булып биек нарат-чыршылар, кедр агачлары озатып кала.Трасса буйлап өч ашханә бар, шуларның берсенә тамак ялгарга тукталабыз.

Илнарның вазыйфасы - УАЗ Патриот машинасында эшчеләрне нефть чыганакларына йөртү. Бер ай эшләп, бер ай ял итә. Скважиналарның иң ерагы 50-60 чакрымда икән. Әйтүенчә, юлларның төрлесе бар: ком, плитә һәм хәтта асфальт җәелгәне дә. Әмма яңа салынганнары язгы-көзге пычракта йөрмәслек була икән. Ә иске, ташландык буровойларны чистартырга бару - үзе җәфа, ди . Бервакыт шулай 40 чакрымны ике сәгатьтә чак үтә алганнар, ә кайту, язгы кояш җирне җебетә башлаганлыктан, өч сәгать ярымга сузылган.

Юлда, әлбәттә, төрле хәлләр булырга мөмкин.

-Язын, радиатор тишелеп, өч сәгатькә якын ярдәм көттем. Ярый әле, хәбәрләшү өчен машинада рация бар, - дип сөйли Илнар.- Артык салкын көннәрдә бик еракка җибәрмиләр. Быел кышын суыклар берара 55 градуска җитте. Махсус киемнәр бирелүгә карамастан, беренче елларны туңа идем, хәзер климатка ияләндем инде: алтынчы елын барып эшлим бит. Ике сәгатькә аерма булуына гына күнегү кыен.Җәен бер ай чамасы гына җылы тора, шуның ике атнасы эссе булырга мөмкин, калган вакытта салкынча, бик еш яңгырлар ява. Озынборыннар, вак чебеннәрнең болыт кебек ябырылуына да түзәсе

Юлда пошилар, аюлар да очраштыргалап тора икән. Беренче тапкыр берьюлы ике аюны күргәч, кызык тоелган. Машина эчендә булган шул. Ә менә ике иптәше белән базадан җәяүләп кайтып килгәндә, баласын иярткән ана аю пәйда булгач, бик курыкканнар. Үтеп баручы машина килеп чыкмаса, бу хәлнең ни белән төгәлләнәсен кем белгән? "Урман хуҗасы"ның тораклар янына да килгәне булган.

-Зурмы соң, бозау кадәр булырмы?- дип кызыксынам.

-Сыер кадәр, мөгаен,- дип елмая әңгәмәдәшем, кесә телефонына төшереп алган аюны күрсәтеп. Ике баласы да күренә шунда.

Эшчеләр вагончыкларда яшиләрдер, дип күз алдына китергән идем, ялгышканмын. Илнар ике катлы бинаның бер бүлмәсендә тора, бүлмәдәше Александр исемле рус егете икән. Әйтүенчә, кечкенә авыл чаклы бу торак пунктта биш йөзгә якын кеше булыр. Күпчелеге - башкортлар, руслар, ә татарлар әз, хатын-кызлар да берничә генә, ди. Кукмаралыларны исә Илнар бөтенләй очратмаган. Клуб та, күңел ачулар да юк икән биредә. Сургуттан һәм якын авылдан берәр тапкыр гына концерт программасы белән килгәннәре булган.

-Көнгә унбер сәгать руль артында йөргәннән соң ардырта, шуңа күрә кайберәүләр кебек үзем ашау пешереп тормыйм, ашханәдә тукланам. Анда без ияләнгән аш-су әзерлиләр, тик барыбер әнинең ризыклары тәмлерәк, - ди егет.

Себер елгаларының балыкларга бай булуы мәгълүм. Тирә-як авылларда аларның төрлесен сатып алырга мөмкин икән. Авылларның берсенә Илнар да барган. Агач, борыстан салынган иске өйләр, газ ягулыгы кермәгән, эчәр суны махсус машина китерә - менә шундый күренешкә тап булган ул. Себернең иң озын елгасы Объ буенда булырга туры килгән.

-Аның еракларга җәелгән киңлеге шаккатырды. Пристаньда зур-зур баржалар тора, эчләрендә кибетләр: ни теләсәң, шул бар.

Илнар алга таба да Себердә эшләргә җыена, әмма бер ай эчендә инде Кукмараны сагынып өлгерә икән. Әле менә чираттагы ялга кайткан.

-Монда рәхәт,- ди. Бөтенләйгә калмас кебек ул Себердә.

Гөлҗофар МИННЕХАНОВА, автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев