Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Шикаятьләрнең күбесе канәгатьләндерелгән

Район прокуратурасының башка хокук саклаучы һәм күзәтчелек итүче органнар белән системалы, килешенгән эшчәнлеге нәтиҗәсендә, прокуратураның координацион роле сакланган хәлдә, агымдагы елның алты аенда билгеле бер уңай нәтиҗәләргә ирешелде. Әйтик, планлы һәм планнан тыш тикшерүләр вакытында закон бозуларның 693 очрагы, шул исәптән 75 законсыз хокукый актлар ачыкланды. Бу очраклар буенча 75...

Район прокуратурасының башка хокук саклаучы һәм күзәтчелек итүче органнар белән системалы, килешенгән эшчәнлеге нәтиҗәсендә, прокуратураның координацион роле сакланган хәлдә, агымдагы елның алты аенда билгеле бер уңай нәтиҗәләргә ирешелде. Әйтик, планлы һәм планнан тыш тикшерүләр вакытында закон бозуларның 693 очрагы, шул исәптән 75 законсыз хокукый актлар ачыкланды. Бу очраклар буенча 75 протест белдерелеп, аларның барысы канәгатьләндерелде, 271 дәгъва судка тапшырылды, аларның 244е каралып канәгатьләндерелде, 240 тәкъдим җибәрелеп, алар буенча җитешсезлекләр бетерелде. 212 вазыйфаи зат - дисциплинар, 103 зат - административ җаваплылыкка тартылды, 4 материал буенча 3 җинаять эше ачылды, 4 алдан кисәтү ясалды.

Протестларның күбесе - 69ы икътисад өлкәсе белән бәйле, ә судка җибәрелгән дәгъваларның күпчелеге - 248е гражданнарның хокукларын һәм иреген яклау өлкәсенә карый, шуларның 201е хезмәт хакларын түләү буенча. Суд карарлары тулысынча үтәлә. Җибәрелгән тәкъдимнәрнең, ачылган җинаять эшләренең дә күбесе гражданнарның хокукларын, иреген яклау һәм икътисад өлкәләренә кагыла.

Шәхси эшмәкәрлек субъектларының хокукларын саклау юнәлешендә уңай эшләр башкарылды. Бу өлкәдә закон бозуның 98 очрагы табылды. Район территориясендә сәүдә эшчәнлеген көйли торган законнарның бозылуы буенча 32 тәкъдим җибәрелеп, аларны карау нәтиҗәсендә 29 вазыйфаи зат дисциплинар җаваплылыкка тартылды, 3 тәкъдим - каралу стадиясендә. 62 протест белдерелеп, алар каралды һәм канәгатьләндерелде. Административ хокук бозу турында 4 эш кузгатылды.

Прокуратураның җирдән файдалану өлкәсендәге эшчәнлеген әйтеп китәргә кирәк. Ярты ел эчендә бу юнәлештә 7 хокук бозу очрагы ачыкланып, тиешле чаралар күрелде.

Гражданнарның мөрәҗәгатьләре буенча эшләү тәртибен бозганнары өчен җирле үзидарә органнарының ике вазыйфаи заты административ җаваплылыкка тартылды.

Хезмәт законнарын бозуларга, балигъ булмаганнар турындагы һәм башкару өлкәсендә законнарның үтәлешенә, административ мәҗбүр итү чаралары кулланган органнарның гамәлләренә карата шикаятьләрнең күбесенең канәгатьләндерелүен әйтергә кирәк. Икенче яртыеллыкта бу юнәлешләр буенча тикшерүләрне тагын да көчәйтү, тиешле чаралар күрү бурычы куела.

Минемулла НӘҖИПОВ, район прокуроры, юстициянең өлкән киңәшчесе

фото: http://conference.dev-mmc.ru/1ul.mmc/news/u_rodionova_ne_nashlos_spravki_na_protivogazy_zavod_trehsosenskiy_oshtrafovali_na_100_tr/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X