Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сабантуй бәйрәмнәре хәвефсез узсын

Бу атнада районыбыз авылларында һәм Кукмарада Сабантуйлар гөрләячәк. Бәйрәмне хәвеф-хәтәрләрсез, тыныч уздыру өчен район халкыннан, кайткан кунаклардан саклык чаралары күрү сорала. Урман буйлары, посадкаларда, ял итү урыннарында учаклар яндырырга ярамый. Сабантуй бәйрәмнәрен уздыруда, кунакларны хөрмәтләүдә җаваплы булган затларга сәүдә палаткалары, шатер, киосклар, шашлык кыздыру урыннары, сәхнәне беренчел янгын сүндерү чаралары...

Бу атнада районыбыз авылларында һәм Кукмарада Сабантуйлар гөрләячәк. Бәйрәмне хәвеф-хәтәрләрсез, тыныч уздыру өчен район халкыннан, кайткан кунаклардан саклык чаралары күрү сорала. Урман буйлары, посадкаларда, ял итү урыннарында учаклар яндырырга ярамый. Сабантуй бәйрәмнәрен уздыруда, кунакларны хөрмәтләүдә җаваплы булган затларга сәүдә палаткалары, шатер, киосклар, шашлык кыздыру урыннары, сәхнәне беренчел янгын сүндерү чаралары белән җиһазландыру бурычы йөкләнә, барлык электрүткәргечләр дә тиешле кагыйдәләргә туры килергә тиеш. Транспорт чаралары тәртип белән (рәт арасының киңлеге 6 метр булу зарур) тезелергә, бәйрәмгә керү капкасы янында каршылык тудырылырга тиеш түгел. Шулай ук авыл җирлекләрендә ирекле янгын сак хезмәте вәкилләреннән кизү тору оештырырга, сусаклагычларның торышын, төзеклеген алдан тикшерергә кирәк.
Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозучылар административ җаваплылыкка тартылачак.

Кукмара районы буенча янгын күзәтчелеге бүлекчәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk