Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Республикакүләм экологик конференция Манзарас мәктәбендә үтте

Манзарас мәктәбендә Татарстанда Экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елына багышланган республикакүләм конференция узды. Анда республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан килгән укучыларның 65 фәнни-тикшеренү эше тыңланды. "Һава бассейны экологиясе" секциясендә Түбән Үрәс мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Денис Бектин, күппрофильле лицейның 9 сыйныф укучысы Юлия Ивановалар өченче урыннарны алдылар. "Агроэкология" секциясендә күппрофильле...

Манзарас мәктәбендә Татарстанда Экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елына багышланган республикакүләм конференция узды. Анда республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан килгән укучыларның 65 фәнни-тикшеренү эше тыңланды. "Һава бассейны экологиясе" секциясендә Түбән Үрәс мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Денис Бектин, күппрофильле лицейның 9 сыйныф укучысы Юлия Ивановалар өченче урыннарны алдылар. "Агроэкология" секциясендә күппрофильле лицейның 9 сыйныф укучысы Ольга Иванова - икенче, гимназиянең 11 сыйныф укучысы Зөлфия Минимуллина өченче урыннарны яуладылар. "Су экологиясе һәм гидробиология"дә Лубян мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Гөлнара Гайнанова - икенче, 4нче мәктәптән Зәлия Якупова, Манзарас мәктәбеннән 11 сыйныф укучысы Миләүшә Янборисова - өченче урыннарда. "Ботаника һәм үсемлекләр экологиясе"ндә Ош.Юмья мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Алина Кильмурзина өченче урынга чыкты. Бу хакта район мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән хәбәр иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X