Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Республикада сөрем газы белән агуланучылар саны арткан

Ел башланды гына, ә республикада инде 3 гыйнвардан 10 гыйнварга кадәр вакыт аралыгында 15 кеше (7се - балалар) сөрем газы белән агуланырга өлгергән. Сөрем газы, гадәттә, төзек булмаган газ, утын яга торган мичләрдән, газ приборларыннан, бассейннардагы су җылыткычлардан, двигательләрдән чыга. Мичтәге ярыклар, тыгылган төтен юлы, кар белән капланган яки җилдән...

Ел башланды гына, ә республикада инде 3 гыйнвардан 10 гыйнварга кадәр вакыт аралыгында 15 кеше (7се - балалар) сөрем газы белән агуланырга өлгергән.

Сөрем газы, гадәттә, төзек булмаган газ, утын яга торган мичләрдән, газ приборларыннан, бассейннардагы су җылыткычлардан, двигательләрдән чыга. Мичтәге ярыклар, тыгылган төтен юлы, кар белән капланган яки җилдән саклагычы булмаган мич торбалары сөрем газының өй эченә таралуына китерә. Көчле җил яну продуктларын кабаттан төтен юлына куып кертә.

Сөрем газы белән агулану үлемгә китерергә мөмкин. Кагыйдә буларак, авыл җирендә моңа төзек булмаган мич, янгын, ябык автомобиль эчендә эшләп торучы двигатель сәбәпче була.

Агулануның беренче билгеләре: күз күреме, ишетү начарлану, маңгай эчендә җиңелчә авырту, баш әйләнү, чигә турысында тибеш сизелү, хәрәкәт координациясе һәм фикерләү сәләте бозылу. Алга таба - вакыт чамасын югалту, косу, аңны югалту.

Беренче ярдәм күрсәтү:

-зыян күрүчене саф һавага алып чыгарга, үзең дә агуланмас өчен тиз хәрәкәтләнергә, кулъяулык яки марля аша суларга,

-зыян күрүче аңында булса, аны яткырырга һәм өзлексез саф һава килеп торуын тәэмин итәргә: газета белән җилфердәтергә, вентилятор яки кондиционер җибәрергә,

-зыян күрүче аңын югалткан булса, йөрәгенә массаж ясарга, ашыгыч ярдәм килеп җиткәнче яки аңына килгәнче ясалма сулыш алдырырга кирәк.

Фәнил СӘГЫЙТОВ,

Кукмара һәм Балтач районнарының янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы

фото: http://nnovgorod.bezformata.ru/listnews/za-tyagomotinu-ne-s-kogo-sprosit/3627872/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X