Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • РДКда "Янып яшә" дигән иҗат фестивале узды

    Наркоманияне кисәтү айлыгы һәм Халыкара СПИД белән көрәш көне уңаеннан район Мәдәният йортында мәктәп укучылары арасында "Янып яшә" дигән иҗат фестивале үткәрелде. Фестивальдә Кукмара, Манзарас, Зур Кукмара мәктәпләрендә, Кукмара аграр, Лубян урман хуҗалыгы көллиятләрендә белем алучылар катнашты. Һәр коллектив ярты сәгатьлек программа белән чыгыш ясады. Анда вокал, хореография, нәфис сүз...

    Наркоманияне кисәтү айлыгы һәм Халыкара СПИД белән көрәш көне уңаеннан район Мәдәният йортында мәктәп укучылары арасында "Янып яшә" дигән иҗат фестивале үткәрелде. Фестивальдә Кукмара, Манзарас, Зур Кукмара мәктәпләрендә, Кукмара аграр, Лубян урман хуҗалыгы көллиятләрендә белем алучылар катнашты. Һәр коллектив ярты сәгатьлек программа белән чыгыш ясады. Анда вокал, хореография, нәфис сүз кебек традицион жанрлар белән бергә, брейк-данс, хип-хоп, техно һәм башка неформал иҗатка да урын бирелде. Һәр команда чыгышында наркоманиянең куркыныч афәт булуына басым ясады, матур тормыш - үзебезнең кулларда, дигән фикер яктыртылды.

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: