Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Районыбызның Туембаш авылы турында өр-яңа җыр дөнья күрде

Соңгы вакытта районыбыздагы күп татар авылларының үз җырлары барлыкка килде. Үткән саннарның берсендә "Арбашым" дигән җыр белән таныштырган булсак, бу юлы "Туембашым - туган ягым" дигәнен тәкъдим итәбез. Җырның авторлары - районыбызның танылган композиторы Илгиз Закиров һәм шагыйрь Харис Мостафин. Авыл сабан туенда тәкъдир ителгән әлеге җыр Вадим Захаров башкаруында...

Соңгы вакытта районыбыздагы күп татар авылларының үз җырлары барлыкка килде. Үткән саннарның берсендә "Арбашым" дигән җыр белән таныштырган булсак, бу юлы "Туембашым - туган ягым" дигәнен тәкъдим итәбез. Җырның авторлары - районыбызның танылган композиторы Илгиз Закиров һәм шагыйрь Харис Мостафин. Авыл сабан туенда тәкъдир ителгән әлеге җыр Вадим Захаров башкаруында аерым диск булып та дөнья күрде.

"Шипр" тауларыңнан, хозурланам карап,

Туембашым - туган якларым.

Күп илләрне күрдем, инде шуны белдем,

Сиңа илтә һәрчак юлларым.

Кушымта:

Җанны сафландырып, айлы манараңнан

Әйтә моңлы азан кич-иртә.

Мәчетебез нуры, ныклы иман юлы,

Халкымны шул бәхетле итә.

Көтү көтеп йөргән, Киңалан болыны

Күңелемнән китмәс мәңгегә.

Кыек юл үзәне, җиләгенең тәме,

Иреннәрдә тора әле дә...

Кушымта:

Җанны сафландырып, айлы манараңнан

Әйтә моңлы азан кич-иртә.

Синең барлыгыңны тоеп яшәгәндә,

Бәхет өчен миңа шул җитә.

Учларыма алам сагынуга дәва

Бәшәр чишмәсенең сулары.

Гел ашкынып кайтам, туган туфрак тарта

Сиңа илтә мине юлларым.

Кушымта:

Җанны сафландырып, айлы манараңнан

Әйтә моңлы азан кич-иртә.

Синең барлыгыңны тоеп яшәгәндә,

Бәхет өчен миңа шул җитә.

Без утыртып йөргән ак каеннар саклый

Туембашны тузан-җилләрдән.

Безне күпләр белә, бик яратып кия,

Итек-шәлең ерак илләрдә.

Кушымта:

Җанны сафландырып, айлы манараңнан

Әйтә моңлы азан кич-иртә.

Синең барлыгыңны тоеп яшәгәндә

Бәхет өчен миңа шул җитә.

Мәчетебез нуры, ныклы иман юлы,

Халкымны шул бәхетле итә.

Туембашым, миңа шул җитә!

Харис МОСТАФИН сүзләре. Илгиз ЗАКИРОВ көе

фото: http://www.kykmor.ru/node/1393?size=thumbnail

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk