Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Районның "Витязи" хәрби-патриотик оешмасы Бөтенроссия уеннарыннан өченче урын алып кайтты

Казанда "Җиңү" Бөтенроссия уеннарының республика этабы узды. Әлеге чарада мәктәптән тыш эшләр үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы, Чарлы урта мәктәбенең тормыш иминлеге нигезләре фәне укытучысы Александр Чапуринов җитәкчелегендәге "Витязи" хәрби-патриотик берләшмәсе дә катнашты. Районыбыз командасы "Алга, яшь армеецлар!" урындагы хәрби-тактик уенда - икенче, пейнтбол ярышы, "Визит карточкасы", "Төз атучы" бәйгеләрендә...

Казанда "Җиңү" Бөтенроссия уеннарының республика этабы узды. Әлеге чарада мәктәптән тыш эшләр үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы, Чарлы урта мәктәбенең тормыш иминлеге нигезләре фәне укытучысы Александр Чапуринов җитәкчелегендәге "Витязи" хәрби-патриотик берләшмәсе дә катнашты. Районыбыз командасы "Алга, яшь армеецлар!" урындагы хәрби-тактик уенда - икенче, пейнтбол ярышы, "Визит карточкасы", "Төз атучы" бәйгеләрендә өченче урыннарны алды. Гомумкоманда зачетында "Витязи" өченче урынга чыкты. Команда капитаны Вадим Новокшонов "Иң яхшы командир" дип танылды һәм Командир сәгате белән бүләкләнде. Бу хакта мәктәптән тыш эшләр үзәгенең бүлек җитәкчесе Резидә Бикмөхәмәтова хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk