Бүген, 22 майда, Россия Федерациясе буенча "Бердәм Россия" партиясеннән Дәүләт Думасы депутатлыгына кандидат итеп күрсәтелүчеләрне алдан сайлаулар үткәрелә. Анда актив катнашуыгызны, шулай ук хезмәттәшләрегезне һәм фикердәшләрегезне чакыруыгызны сорыйбыз. pg.er.ru сайтында үзегезнең сайлау участогыгызны таба аласыз. Сайлау 8 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.
Сайлаулар районда 14 участокта оештырыла.
Кукмара поселогы сайлаучылары өчен:
Участок №16.26.046
Элек район Мәдәният йортында һәм күппрофильле лицейда сайлаучылар бу көнне сайлауда катнашу өчен Майская урамы, 4 йортта урнашкан күппрофильле лицейга чакырыла.
Участок №16.26.047
Элек Кукмара 4нче урта мәктәбендә һәм гимназиядә сайлаучылар бу көнне сайлауда катнашу өчен Муса Җәлил урамы, 35 йортта урнашкан гимназиягә чакырыла.
Участок №16.26.048
Элек социаль яклау идарәсендә һәм "Ромашка" балалар бакчасында сайлаучылар бу көнне сайлауда катнашу өчен Тимер юл урамы, 17 йортта урнашкан "Ромашка" балалар бакчасына чакырыла.
Участок №16.26.049
Элек Манзарас урта мәктәбендә һәм Кукмара 3нче урта мәктәбендә сайлаучылар бу көнне сайлауда катнашу өчен Нур Баян урамы, 40 йортта урнашкан 3нче урта мәктәпкә чакырыла.
Авыл җирлекләрендә:
Зур Кукмара №16.26.050 участогында Зур Кукмара һәм Байлангар җирлекләрендә яшәүчеләр тавыш бирә.
Зур Сәрдек №16.26.051 участогында Зур Сәрдек һәм Сәрдекбаш җирлекләрендә яшәүчеләр тавыш бирә.
Березняк №16.26.052 участогында Березняк, Важашур һәм Поч. Кучук җирлекләрендә яшәүчеләр тавыш бирә.
Кәркәүч №16.26.053 участогында Кәркәүч, Лубян, Түбән Өскебаш, Чарлы җирлекләрендә яшәүчеләр тавыш бирә.
Күкшел №16.26.054 участогында Күкшел, Мәмәшир, Туембаш җирлекләрендә яшәүчеләр тавыш бирә.
Манзарас №16.26.055 участогында Манзарас һәм Пычак җирлекләрендә яшәүчеләр тавыш бирә.
Түбән Үрәс №16.26.056 участогында Түбән Үрәс җирлегендә яшәүчеләр тавыш бирә.
Нырты №16.26.057 участогында Нырты, Өркеш һәм Ятмас Дусай җирлекләрендә яшәүчеләр тавыш бирә.
Ошторма Юмья №16.26.058 участогында Оштырма Юмья, Нырья һәм Урта Комар җирлекләрендә яшәүчеләр тавыш бирә.
Вахит №16.26.059 участогында Янил, Каенсар, Лельвиж, Олыяз, Югары Чура һәм Ядегәр җирлекләрендә яшәүчеләр тавыш бирә.
Нет комментариев