Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Районда җиденче спорт мәйданчыгы куллануга тапшырылды (+фото)

Бүген Зур Сәрдек авылында спорт мәйданчыгы ачылды. Универсиада корылмаларын төзүдә актив катнашкан өчен Татарстан Президенты һәм "Бердәм Россия" партиясе тарафыннан бүләк ителгән әлеге мәйданчыклар спорт сөючеләр өчен күп мөмкинлекләр тудыра. Анда волейбол, баскетбол һәм футбол уйнарга була. Әлеге мәйданчык районда җиденчесе. Мәйданчыкны ачу тантанасында район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин, "Строй-Гарант" төзелеш...

Бүген Зур Сәрдек авылында спорт мәйданчыгы ачылды. Универсиада корылмаларын төзүдә актив катнашкан өчен Татарстан Президенты һәм "Бердәм Россия" партиясе тарафыннан бүләк ителгән әлеге мәйданчыклар спорт сөючеләр өчен күп мөмкинлекләр тудыра. Анда волейбол, баскетбол һәм футбол уйнарга була. Әлеге мәйданчык районда җиденчесе. Мәйданчыкны ачу тантанасында район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин, "Строй-Гарант" төзелеш оешмасы җитәкчесе Илсур Шәрипов һ.б.лар катнашты.

-Районыбызда балаларга һәм яшьләргә спорт белән шөгыльләнү өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Аларның кадерен белеп, балалар һәм яшьләр буш вакытларын файдалы итеп үткәрсеннәр иде. Сәламәт буын - безнең киләчәгебез, - диде үз чыгышында район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk