1 сентябрь 2014 яңалыклары
-
Зур Сәрдек гимназиясендә узган Белем көнендә район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин катнашты (+фото)
Бүген районыбызның барлык мәктәпләрендә Белем көненә багышланган тантаналы линейкалар узды. Соңгы өч елда районыбызда 13 урта мәктәп бинасы капиталь төзекләндерелде. Шул исәптән быел Югары Чура, Ядегәр, Нырья, Янил, Поч.Сутер урта мәктәпләрендә, Зур Сәрдек гимназиясендә дә зур күләмдә ремонт эшләре башкарылды. Зур Сәрдек гимназиясе укучылары һәм укытучыларының шушы уңайдан булган шатлыгын...
-
Районда җиденче спорт мәйданчыгы куллануга тапшырылды (+фото)
Бүген Зур Сәрдек авылында спорт мәйданчыгы ачылды. Универсиада корылмаларын төзүдә актив катнашкан өчен Татарстан Президенты һәм "Бердәм Россия" партиясе тарафыннан бүләк ителгән әлеге мәйданчыклар спорт сөючеләр өчен күп мөмкинлекләр тудыра. Анда волейбол, баскетбол һәм футбол уйнарга була. Әлеге мәйданчык районда җиденчесе. Мәйданчыкны ачу тантанасында район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин, "Строй-Гарант" төзелеш...
-
Зур Сәрдектә яңа балалар бакчасы ачылды (+фото)
Бүген Зур Сәрдек авылында сөенечле вакыйга - "Әкият" балалар бакчасын ачу тантанасы булды. 50 урынга исәпләнгән әлеге бакчада бар мөмкинлекләр дә тудырылган: уен, йокы бүлмәләре, спорт залы - һәммәсе дә заман таләпләренә туры килеп тора. Төзелеш эшләрен "Строй-Гарант" җәмгыяте хезмәткәрләре башкарган. Әлбәттә, авыл халкы, иганәчеләр, әти-әниләр, бакча коллективының да өлеше...
-
Модельер Рөстәм Исхаковның балачагы Түбән Өскебашта узган
Яшүсмер чактан ук мода өлкәсендәге яңалыклар белән кызыксынгангамы, якташым - модельер Рөстәм Исхаковның иҗатына битараф булмадым. Казанда укуымның беренче елында ук туганнары аша Рөстәм абыйны эзләп таптым. Ул чакларда яшь модельер Бауман урамында урнашкан "Париж йорты ДэЛь" бутигында эшләде. Укудан бушаган чакларда янына кергәләдем. Аның матур итеп, зәвык белән киенүенә,...
-
Район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин 1 сентябрь – Белем көне белән котлады
1 сентябрь - Белем көне уңаеннан Кукмара район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин укучыларны, укытучыларны, тәрбиячеләрне һәм ата-аналарны бәйрәм белән тәбрик итте. -Бүгенге буын укучыларына төпле белем алу өчен бөтен шартлар тудырылган. Яңа белем һәм тәрбия йортлары ишекләрен ача, элек төзелгәннәре заман таләпләренә туры китереп ремонтлана, яңа җиһазлар белән тулыландырыла. Белем бирү...