Хәбәрләр

Районда быел 22 янгын чыгу очрагы теркәлгән

Быел районыбызда 22 янгын булып, бер кеше фаҗигале рәвештә һәлак булды, ике кеше төрле дәрәҗәдәге травмалар алды. Уттан 4 йорт, 21 каралты-кура тулысынча янып бетте, 6 торак йортка, бер җиңел машинага зыян килде. Янгын чыгуга төп сәбәп - ут белән саксыз эш итү, тиешсез урында тәмәке тарту, электр җиһазларыннан файдаланганда...

Быел районыбызда 22 янгын булып, бер кеше фаҗигале рәвештә һәлак булды, ике кеше төрле дәрәҗәдәге травмалар алды. Уттан 4 йорт, 21 каралты-кура тулысынча янып бетте, 6 торак йортка, бер җиңел машинага зыян килде. Янгын чыгуга төп сәбәп - ут белән саксыз эш итү, тиешсез урында тәмәке тарту, электр җиһазларыннан файдаланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлмәве. Бу хакта безгә Кукмара янгын күзәтчелеге инспекциясе начальнигы Фәнил Сәгыйтов хәбәр итте.

фото: elektroas.ru

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев