Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Район башлыгы кукмаралыларны Россия көне белән котлады

12 июньдә күпмилләтле илебез үзенең төп дәүләт бәйрәмен - Россия көнен билгеләп үтә. Бәйрәмнең тарихы 1990 елдан - шул елның 12 июнендә РСФСР халык депутатларының беренче съезды Россиянең дәүләт мөстәкыйльлеге турында декларация кабул иткән көннән башлана. Бу көн Россия дәүләтчелегенә хас традицияләрне, аларның төрле гасырлардагы гәүдәләнешен чагылдыра, илнең гомуммилли бердәмлеге...

12 июньдә күпмилләтле илебез үзенең төп дәүләт бәйрәмен - Россия көнен билгеләп үтә. Бәйрәмнең тарихы 1990 елдан - шул елның 12 июнендә РСФСР халык депутатларының беренче съезды Россиянең дәүләт мөстәкыйльлеге турында декларация кабул иткән көннән башлана. Бу көн Россия дәүләтчелегенә хас традицияләрне, аларның төрле гасырлардагы гәүдәләнешен чагылдыра, илнең гомуммилли бердәмлеге символы булып тора.

Район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин Россия көне уңаеннан үзенең тәбрикләү сүзләрен җиткерде:

-Безне, илебезнең төрле почмакларында яшәүче төрле буын, милләт халкын Россия Федерациясенең бүгенгесе һәм киләчәге өчен уртак җаваплылык, татулык һәм рухи бөтенлек хисе берләштерә. Кайда гына тусак та, кайда гына яшәсәк тә, нинди телдә сөйләшсәк тә, без бербөтен булган күпмилләтле Россия халкын тәшкил итәбез. Дәүләтнең куәте һәм даны һәр гражданның уңышыннан һәм иҗади хезмәтеннән барлыкка килә. Кукмара халкы да моны яхшы аңлап, уртак хезмәткә үзенең зур өлешен кертә. Бу продукция җитештерүдә, социаль мәсьәләләрнең уңышлы хәл ителүендә чагыла, - диелә котлауда.

фото: http://news.am/rus/news/22170.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk