Поселок уртасында бик матур парк барлыкка килде. Кайчандыр Петр һәм Павел чиркәве урнашкан изге җирдә күңел ачу урыны ясалса, бер дә яхшы булмас иде. Ә хәзер исә, андагы эскәмияләргә утырып рәхәтләнеп ял итәргә, саф һава суларга була. Әлеге сквер зур түгәрәк формасында эшләнеп, кояшны хәтерләтә, ә аннан ян-якка киткән юллар,...
Поселок уртасында бик матур парк барлыкка килде. Кайчандыр Петр һәм Павел чиркәве урнашкан изге җирдә күңел ачу урыны ясалса, бер дә яхшы булмас иде. Ә хәзер исә, андагы эскәмияләргә утырып рәхәтләнеп ял итәргә, саф һава суларга була. Әлеге сквер зур түгәрәк формасында эшләнеп, кояшны хәтерләтә, ә аннан ян-якка киткән юллар, әйтерсең, кояшның нурлары. Минемчә, әлеге паркка "Кояшлы" исеме туры килә. Һәм аны көн дәвамында кояш төшеп яктыртып тора.
Артур ЗӘКИЕВ, Кукмара
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев