Хәбәрләр

Нормабашта “Балыкчылар ярышы” узачак (программа)

9 июльдә Нормабаш авылы буасында 3нче төбәкара "Балыкчылар ярышы" үткәрелә. Ярышларда катнашучыларны теркәү 14 сәгатьтә башлана. Ярышларда теләгән һәркем катнаша ала. Бер катнашучыга 1 генә кармак белән балык тотарга рөхсәт ителә. Теркәлү номерлары буенча призлар уйнатылачак. Ярышта катнашу өчен взнос күләме - 150 сум, балаларга - 50 сум. Җиңүчеләргә Дипломнар,...

9 июльдә Нормабаш авылы буасында 3нче төбәкара "Балыкчылар ярышы" үткәрелә.

Ярышларда катнашучыларны теркәү 14 сәгатьтә башлана. Ярышларда теләгән һәркем катнаша ала. Бер катнашучыга 1 генә кармак белән балык тотарга рөхсәт ителә. Теркәлү номерлары буенча призлар уйнатылачак.

Ярышта катнашу өчен взнос күләме - 150 сум, балаларга - 50 сум.

Җиңүчеләргә Дипломнар, бүләкләр тапшырылачак.

Бәйрәмдә катнашучыларга культура , сәүдә хезмәте күрсәтеләчәк. Балыкчылар ярышкан арада иң күп җиләк җыйган 3 кешегә - приз.

Шул ук көнне19 сәгатьтә Нормабаш авылы клубы янында кукмара артистлары катнашында авыл бәйрәме - "КИЧКЕ УЕН" үткәрелә. Рәхим итегез!


Нет комментариев