Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Нечкәбил” дип исемләнгән ана матурлыгы һәм гаилә конкурсы бара

27 майда республикабызда XI "Нечкәбил" дип исемләнгән ана матурлыгы һәм гаилә конкурсы старт алды. Бу юлы да ул Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән үтәчәк. Ун ел рәттән уздырылып килгән әлеге бәйге үрнәк гаиләләрнең абруен күтәрә торган, киң масштаблы социаль-мәдәни республика проектына әверелде. Бәйгенең ярымфиналларында 450 бәхетле һәм тату гаилә катнашты,...

27 майда республикабызда XI "Нечкәбил" дип исемләнгән ана матурлыгы һәм гаилә конкурсы старт алды. Бу юлы да ул Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән үтәчәк. Ун ел рәттән уздырылып килгән әлеге бәйге үрнәк гаиләләрнең абруен күтәрә торган, киң масштаблы социаль-мәдәни республика проектына әверелде. Бәйгенең ярымфиналларында 450 бәхетле һәм тату гаилә катнашты, 150 уңышлы хатын, сөекле әни, кадерле хатын һәм кызлар финалда үзләренең гаиләләре белән таныштырдылар. Шулай ук балаларының уңышлары, гаилә кыйммәтләре, традицияләре турында сөйләделәр, гаилә бәхете серләре һәм яраткан ризыклары рецептлары белән уртаклаштылар.

Бу юлы сайлап алу туры кысаларында хәйрия акциясе башланды. Әлеге акциядә теләгән һәркем катнаша ала. Моның өчен конкурс дирекциясенә гаиләгезнең иминлеген саклый торган амулет-оберег алып килергә кирәк. Бу әйберләрне сатудан кергән акчалар каты авыруга дучар булган балаларны дәвалауга җибәреләчәк.

Конкурсның зона сайлап алу турлары 15 июньдә Лаеш шәһәрендә, 19 июньдә Яңа Чишмә авылында, 20 июньдә Мамадышта оештырылачак. Ярымфинал 6 сентябрьдә "Ривьера" күңел ачу комплексында, ә финал 28 ноябрьдә - Аналар көнендә "Пирамида" мәдәни күңел ачу комплексында үтәчәк.

фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bweb%3B%3B&text=&etext=719.JsjLpinoXXZ1qFwLNFRUCXwZ01Lw-

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев